Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Буаның “Авангард” агрофирмасында чөгендер чәчәләр

Узган ел “Авангард” агрофирмасы Җиңү көнен чәчүне төгәлләп каршылаган. Быел биредә орлык “төшкән” мәйданнар планлаштырылганның өчтән берен тәшкил итә.

 

 

– Алдагы еллар белән чагыштырганда чәчү ике атна тирәсенә соңара. Икенче яктан ул, җир тигез өлгермәү сәбәпле, катлаулы да. Сазлыклы урыннарны калдырып торырга туры килә. Бу бигрәк тә шикәр чөгендере мәйданнары өчен уңайсыз. Буразналар туры килмәү, бертигез тишелмәү рәт араларын эшкәрткәндә, агу сипкәндә һәм көзен уңыш казыганда авырлыклар тудырачак, – ди агрофирманың баш агрономы Хәмит Гыйматдинов. Без чөгендер чәчү белән танышкан Чурак авылы янындагы кыр да нәкъ шундый иде. Биредә чәчүче әтиле-уллы Алексей һәм Алексей Никитиннар да шул сәбәпле темпның берникадәр кимрәк булуын әйтәләр.

– Көненә 20шәр гектар тирәсе чәчәбез. Җир корырак булганда бу күрсәткеч 25 гектарга җитә, – ди чөгендер чәчү стажы 15 ел тәшкил иткән Алексей Николаевич.

Хәмит Гыйматдинов раславынча, механизаторлар һава торышының, җирнең нинди булуына карамастан үзләренә тапшырылганны җиренә җиткереп башкаралар. Бөртеклеләрне чәчүдә эшләүче 8, чөгендер бөртекләрен җир куенына салучы 4 агрегат шул чагыштырмада көненә 400-450 һәм 80 гектарда эш башкаралар.

– Болай булганда, бигрәк тә чөгендер чәчү озакка сузылачак. Шуңа алдагы көннәрдә кырларның тигез өлгергәннәренә киң колачлы ике агрегат кертергә планлаштырабыз, – ди баш агроном.

Агрофирмада көннәр бүгенгедәй кояшлы, коры торганда төп чәчүне 20 майга, кукуруз һәм соя чәчүне 25-28 майга төгәлләргә исәплиләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 6 майга чәчү 17 меңгә якын гектарда башкарылган. Бөртеклеләрнең 36, шикәр чөгендеренең 13 проценты җир куенына салынган. Бөртеклеләрдән иң зур үтәлеш арпага туры килә – 56 проценты чәчелгән. Хуҗалыклар арасында аеруча югары темп “Ямбулат” авыл хуҗалыгы предприятиесендә. Биредә “экватор”ны узганна

Әлфия Шәрәфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев