Буаның «Бола» агрофирмасында элиталы орлыклар житештерүгә игътибар бирелә
Чэчүлеккә сорау зур. Хужалыклар алдан заказ биреп куя.
Быел борчакның һәр гектарыннан уртача 26,1 центнер уңыш җыеп алынган.
Агроном Ирек Камалетдинов белдерүенчә, 180 тонна борчак берэр тонналы капчыкларга тутырып куелган. Хужалары якын көндэ килеп алачаклар.
Ындыр табагында машинистлар Рәшит Галәветдинов, Әмир Вәлиуллин, ГАЗ-53 автомобилен йөртүче Тәүфыйк Шәмсетдинов кебеклэр тырышып хезмәт куя.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев