Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Гашыйкларга романтик кичке аш! Безнең конкурста катнаш һәм җиң!

“Буа-информ” Гашыйклар көненә яңа бәйге игълан итә.

Аның шартлары түбәндәгечә:

25 гыйнварга кадәр редакциянең bayrakbua@mail.ru электрон почтасына (ВКонтактедагы төркемнәргә җибәрергә кирәкми) гашыйк парның (ир белән хатын, егет белән кыз) иң матур төшкән фотосын (фотошоп ярдәмендә ясалганнарны кабул итмибез), аларның кыскача танышу тарихын, кайда яшәүләрен, контакт номерларын җибәрүегез сорала. “Конкурска” дип тамгаларга да онытмагыз! 25 гыйнвардан соң әлеге конкурс фотоларын Инстаграмдагы buinsk.bayrak аккаунтына тавыш бирү өчен урнаштырабыз. Тавыш бирү башлану вакытын һәм аның шартлары, сроклары  хакында соңрак Инстаграмда һәм “Новости Буинска”, “Жизнь Буинска” төркемнәрендә (ВКонтакте социаль челтәрендә) хәбәр итәчәкбез.

Җиңүчегә 14 февраль көнне шәһәрдәге кафеда (кайсы икәнен соңрак язарбыз) романтик кичке ашка чакыру биреләчәк. Безнең хәбәрләрдән аерылмагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев