Горький тимер юлы начальнигы Анатолий Лесун ни өчен иртән Буага туктады (фоторепортаж)
1942 елның гыйнварында Иосиф Сталинның "Свияжск-Ульяновск- Сталинград" тимер юл линиясе "Запас чыбыгы" төзү турында боерыгы чыга. Шул елны Буа районы территориясендә "Свияжск-Ульяновск" тимер юл линиясен төзү эше башлана. 10 ай эчендә ул сафка бастырыла. Буген тимер юлның административ бинасында әлеге датага 75 ел тулу уңаеннан музей бүлмәсе ачу тантанасы булды....
1942 елның гыйнварында Иосиф Сталинның "Свияжск-Ульяновск- Сталинград" тимер юл линиясе "Запас чыбыгы" төзү турында боерыгы чыга. Шул елны Буа районы территориясендә "Свияжск-Ульяновск" тимер юл линиясен төзү эше башлана. 10 ай эчендә ул сафка бастырыла. Буген тимер юлның административ бинасында әлеге датага 75 ел тулу уңаеннан музей бүлмәсе ачу тантанасы булды. Анда тимер юл буйлап эшләекле сәфәр вакытында "РЖД" филиалы Горький тимер юллары начальнигы Анатолий Лесун да катнашты. Ул буалыларның бу башлангычын башкаларга үрнәк булуын ассызыклады һәм тематик конкурста җиңгән 5 номерлы гимназия укучыларына, укытучыларга Мактау Грамоталары бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев