Популяр җырчы, автор, якташыбыз Ринат Рахматуллин соңгы вакытта үзенең туып-үскән Түбән Наратбаш авылындагы йортына евроремонт ясату белән мәшгуль.
Бу хакта социаль челтәрләр аша хатыны Динара хәбәр итте. Видеодан күренгәнчә, авыл өенең эчке ягы танымаслык булып үзгәргән. Анда бүлмәләрне яңача ясаганнар, обойлар ябыштырганнар, тарттырылган түбәләр куйганнар. Динара үзенең подписчикларыннан нинди пәрдә куйыйк икән, диеп киңәш сорый. Без моны күреп, якташыбыз Ринат Рахматуллинның үзе белән элемтәгә чыктык.
– Әйе, без минем туган йортыма ремонт ясыйбыз. Мәрхүм әнинең әманәте шундый иде: ул бервакытта да нигезне туздырырга, ташларга кушмады. Без үзебез Казанда яшәсәк тә, гел Түбән Наратбашка кайтып йөрибез, кышын газ янып тора. Кыскасы, мәрхүм әни риза булып ятсын, аның әманәтен үтим, - диде җырчы.
Ринат Рахматуллин туган авылына елга бер бушлай концерт куеп китә. Туган якны онытырга ярамый, дигән фикердә ул.
Нет комментариев