Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Идел аръягы районнары ветеринарлары - Буада

Шушы көннәрдә республика белгечләре Буада Идел аръягы районнарының ветеринария-санитария экспертлары өчен семинар-киңәшмә үткәрде. Анда барлык төр авыл хуҗалыгы терлекләрен суюга һәм иткә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды. Башлап шәхси эшмәкәр Әхтәм Каймаковның Карлы авылындагы сугым пунктында киңәшмәнең гамәли өлеше узды. Казан шәһәренең дәүләт ветеринария бер-ләшмәсенең ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе мөдире...

Шушы көннәрдә республика белгечләре Буада Идел аръягы районнарының ветеринария-санитария экспертлары өчен семинар-киңәшмә үткәрде. Анда барлык төр авыл хуҗалыгы терлекләрен суюга һәм иткә ветеринария-санитария экспертизасы үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Башлап шәхси эшмәкәр Әхтәм Каймаковның Карлы авылындагы сугым пунктында киңәшмәнең гамәли өлеше узды. Казан шәһәренең дәүләт ветеринария бер-ләшмәсенең ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе мөдире Светлана Хәмитова яңа суел-ган мөгезле эре терлек мисалында түшкәне һәм эчке органнарны сугымнан соң тикшерү методикасы белән таныштырды.

- Безнең төп максатыбыз - реализацияләүгә сыйфат-сыз ит чыгармау. Ә моның өчен ул тулысынча тикше-релергә тиеш. Бүген районнардагы белгечләргә аны үткәргәндә җибәрелә торган хаталарны күрсәтергә дип килдек, - ди ул. Хаталарны исә нигездә базарларга китерелгән итләрне караганда ачыклыйлар. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ве-теринария идарәсенең бүлек мөдире Габделхак Мо-тыйгуллин алга таба мондый хилафлыкларга тап бул-ганда җитди чаралар күреләчәген әйтте. Итне сатуга чыгарганчы экспертлар кагыйдә буенча җиңел карап була торган унике лимфа төенен тикшерергә бурычлы. Бу көнне Светлана Хәмитова аларның барысын да ничек ачарга һәм карарга кирәклеген тәфсилләп аңлатты. Экспертларга сораулар бирде, үзләреннән эшләтеп тә карады. Тикшерү барышында бавыр һәм үпкәдә эхинококкозлы куыкларга тап булдылар.

- Ул бик аз күләмдә, шуңа да аларны чистартканнан соң сатуга чыгарырга ярый, - ди республика белгече. Экспертлар мондый дәреснең һәм бер үк вакытта имтиханның файдалы һәм кирәкле булуын әйттеләр. Алар берочтан тиешенчә җиһазланган, барлык таләп-ләргә җавап бирүче заманча сугым пункты белән дә таныштылар. Идел аръягы зонасында ул шундый бердәнбер. Аннан шәһәрнең Ял үзәгенә юл алдылар. Киңәшмә шунда дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев