Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Контейнерларны – авылларга

Каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар шәһәрнең шәхси йортлы урамнарына гына түгел, авылларга да урнаштырыла башлады. Пилот проект Каенлыктан старт алды. Халыкның бу яңалыкны ничек кабул итүен урынга барып ачыкладык. Аларның моңа ияләшеп килүе авылга кергәндә үк күренде - Тау ягы урамы башындагы ике контейнер да яртылаш тулган. Зур Фролово авыл...

Каты көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар шәһәрнең шәхси йортлы урамнарына гына түгел, авылларга да урнаштырыла башлады. Пилот проект Каенлыктан старт алды. Халыкның бу яңалыкны ничек кабул итүен урынга барып ачыкладык.

Аларның моңа ияләшеп килүе авылга кергәндә үк күренде - Тау ягы урамы башындагы ике контейнер да яртылаш тулган. Зур Фролово авыл җирлеге башлыгы Ольга Масленцева әйтүенчә, ун көн эчендә аларны бер тапкыр бушатырга да өлгергәннәр инде. Без килгәндә ул клуб мө-дире Гөлфия Газизова бе-лән бергә шушы урамда яшәүчеләр белән чүп түгү-гә килешү төзи иде.

- Яңалык һәрвакытта да җиңел генә кабул ителми. Башлап ризасызлык белдерүчеләр дә булды. Килешү төзегәндә төрле сораулар да күп туды. Аларның барысын да хәл итәргә тырышабыз, - ди Ольга Григорьевна. Кем әйтмешли, чишмәслек проблемалар юк. Төрле чүп-чардан, бигрәк тә пластиктан азат тиресне ферма территориясенә өяргә рөхсәт биргәннәр. Язын, агачларны кискән вакытта, ботакларны чыгарырга трактор билгеләнәчәк. Ә көндәлек чүп өчен контейнерлар - иң кулае. Тау ягы урамында яшәүчеләр арасында аларны урнашытуга каршы булучылар очрамады.

- Ялгыз яшәгәч, чүп-чар күп җыелмый. Кәгазьне мичкә ягам. Тавыклар астыннан чыккан тиресне бакчага өеп барам. Пластик шешәләрне улым кайткач ташлар әле, - дип, өлкән яшьтәге Назирә апа Хәйретдинова килешүгә берсүзсез имзасын куйды. Фәния Садыйкова, Роза һәм Альберт Сибгатуллиннар, Зөбәй-рә апа Хәсәнҗанова исә район, авыл җирлеге җи-тәкчелеге, Буа МППЖКХ-сы хезмәткәрләре адресына рәхмәт сүзләре генә җиткерделәр. Алар өчен җан башына ай саен 27 сум түләү күп түгел.

- Чүпне җыеп тормыйбыз, көндәлек ташлап барабыз. Беркайда да булмаган матур табигатьле авылыбызның, аның тирә-ягының чиста булуына шатланабыз, - ди-ләр алар. Монысы белән килешми булмый - Каенлыкны камап алган җи-ләкле тау битләре, урманы, авыл урамнарындагы тәртип бар җирдә булсын иде әле! Ә шушы матурлык чак кына юкка чыкмый калган - урман янәшәсендәге каты көн-күреш калдыкларын вакытлыча куеп тору урыны санкцияләнмәгән чүплек-кә әверелгән булган.

- Аны үзебезнең көч бе-лән генә юк итү мөмкин түгел иде. Бу проблема буенча район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Җаббаровка мөрәҗәгать иттек. Ул контейнерлар урнаштырырга тәкъдим итте. Һәм МППЖКХ хез-мәткәрләре эшкә дә керештеләр. Тиз арада 164 кеше яшәгән 102 хуҗалыклы авылда алты урында плитә өслекле мәйданчыклар булдырылып, унике контейнер куелды. Чүплекне юк итү өстендә эш төгәлләнә - анда "Дружба" агрофир-масының тракторы эшли, - ди Ольга Масленцева. Җирлекнең Зур Фролово авылында да контейнерлар урнаштыруга килешүләр төзи баш-лаганнар. Ә Степановкада икенче ел инде чүпне трактор белән җыялар. Айга ике тапкыр. Авыл халкы моның шулай ук уңайлы булу-ын әйтә. Шул рәвешле, цивилизациянең тагын бер уңайлылыгы авылга килеп җитте.

"Буа МППЖКХсы (инженерлык челтәрләре)" җәм-гыяте икътисадчысы Раиса Кузьминцева әйтүенчә, авылларда контейнерлар кую алга таба да дәвам итәчәк. Заявкалар Адав-Толымбай, Татар Буасы, Карлы авыл җирлекләреннән кабул ителгән инде. Аларны шәһәр урамнарына урнаштыру да дәвам итә. Июль аенда гына берничә урамга яңа 20 контейнер куелган. Аларны вакытында түгү өчен якын киләчәктә яңа "КамАЗ" алырга планлаштыралар. Каенлыктагы контейнерлар тулу белән, ягъни авыл җирлеге заявкасы буенча бушатыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев