Коткаручылар су коенганда сак булырга чакыра
Акрын адымнар белән булса да, җылы көннәр килә. Тиздән халык су буена ял итәргә чыга башлаячак. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы Игорь Бычков коену сезоны ачылганда аеруча сак булырга киңәш итә. Аның әйтүенчә, бәхетсезлек очракларын анализлау нәкъ шул чорда үлемнәр күбрәк булуын күрсәтә. Бк вакытта һава температурасы 25-30 градуска...
Акрын адымнар белән булса да, җылы көннәр килә. Тиздән халык су буена ял итәргә чыга башлаячак. 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы Игорь Бычков коену сезоны ачылганда аеруча сак булырга киңәш итә. Аның әйтүенчә, бәхетсезлек очракларын анализлау нәкъ шул чорда үлемнәр күбрәк булуын күрсәтә. Бк вакытта һава температурасы 25-30 градуска кадәр күтәрелә, ә су әле салкын булып кала. Тагын су коенганда түбәндәге гади кагыйдәләрне дә онытмаска кирәк. Су коену өчен сайланган урында су үтә күренмәле, төбе чиста, агачлардан, башка куркыныч әйберләрдән, чоңгыллардан азат булырга тиеш. Үзең генә коену, суга баш белән сикерү, башкаларны кинәт суга этеп төшерү, кояшта кызынганнан соң ук суга керү, агач кисәенә, бүрәнәгә яки моның өчен билгеләнмәгән башка әйберләргә тотынып йөзү, исерек килеш коену куркыныч. Балаларны су буенда бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырырга ярамый. Кызганычка каршы, ел саен балигъ булмаганнарның суда бату очрагы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев