Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Россия бәйсезлеге көне белән буалыларны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат Җаббаров котлый

12 июнь - Россия Федерациясе бәйсезлеге көне. Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат җаббаров район халкына тәбрикләү ирештерә: "Бу көн Россия Хөкүмәте һәм аның аерылгысыз өлеше булган Татарстан өчен дә мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Илебезнең бай тарихын һәм мәдәниятен саклап калу, безнең балаларыбыз яшәячәк көчле һәм лаеклы...

12 июнь - Россия Федерациясе бәйсезлеге көне. Бу уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марат җаббаров район халкына тәбрикләү ирештерә:

"Бу көн Россия Хөкүмәте һәм аның аерылгысыз өлеше булган Татарстан өчен дә мөһим бәйрәмнәрнең берсе. Илебезнең бай тарихын һәм мәдәниятен саклап калу, безнең балаларыбыз яшәячәк көчле һәм лаеклы дәүләт булдыру өчен берләшү - Россия бәйсезлеге көненең милли идеясе. Россия бердәмлекне һәм тигез хокуклылыкны беренчел урынга куючы дәүләт буларак билгеле. Аның сәясәте дә халыкның яхшы яшәвенә йөз тота. Татарстанлылар һәм буалылар үзләренең тырыш хезмәтләре белән сәяси һәм икътисади яктан тотрыклы дәүләт формалаштыруга үз өлешләрен кертәләр.

Хөрмәтле буалылар!

Сезне чын күңелдән Россия бәйсезлеге көне белән котлыйм, тынычлык, иминлек, саулык, бәхет телим", диелә анда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев