Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ростов өлкәсендә яшәүче Буа районындагы туганнарын эзли

Марина Чех 1915 елда Алших авылында туган әнисе Гайшә Зарифҗан кызы Җаббарованың туганнарын эзли. - Без Ставрополь краенда, әтием туганнары арасында яшәдек. Интернет аша да күпме туганнарны таптым, тик әнием ягыннан беркемне белмим. 2007 елда Алших авыл Советына әнием турында сорашып хат юллаган идем. Олы яшьтәге авылдашы әниемне фоторәсеме буенча...


Марина Чех 1915 елда Алших авылында туган әнисе Гайшә Зарифҗан кызы Җаббарованың туганнарын эзли.
- Без Ставрополь краенда, әтием туганнары арасында яшәдек. Интернет аша да күпме туганнарны таптым, тик әнием ягыннан беркемне белмим. 2007 елда Алших авыл Советына әнием турында сорашып хат юллаган идем. Олы яшьтәге авылдашы әниемне фоторәсеме буенча танып, аның турында мин белмәгән, әнием яшереп саклаган серләрне сөйләп җибәргән иде. Әнием ятим калып, Гарифулла исемле ир туганы белән яшәгән. Аннары абыйсын сугышка алганнар. Ул әйләнеп кайтмаган. Әнием Теңкәш авылы егетенә кияүгә чыга, кыз бала тудыра. Әмма ире дә фронтка китеп һәлак була. Әнием ун елдан соң Свердловск өлкәсендәге Ивдель шәһәрендә әтием Федор Данилюк белән өйләнешәләр. Балалары мин һәм энем Николай туа. Әнием үткәннәре турында бернәрсә дә сөйләмәде, әмма мин аның туганнарын табасым килә, - дигән ул "Байрак" район газетасы редакциясенә җибәргән хатында.
Марина Чехның телефоны номеры "Байрак" район газетасы редакциясендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Марина Чех 1915 елда Алших авылында туган әнисе Гайшә Зарифҗан кызы Җаббарованың туганнарын эзли.