Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Ташкичүдә урам бәйрәме авыл Сабантуена әверелде ( фоторепортаж)

"Безнең урамда да бәйрәм булыр әле", дияргә урын калдырмыйча, атна саен диярлек һәр урам ярыша-ярыша бәйрәм иткәннәр иде Тимбай авыл җирлегенә караган Ташкичү авылында. Көннәр утырып киткәч авыл аланында шуңа йогак ясап, авыл бәйрәме оештырдылар шушы көннәрдә. Туган якка Мәскәүдән , Ульян өлкәсеннән, Казаннан да кайтучы күп булды бу көнне....

"Безнең урамда да бәйрәм булыр әле", дияргә урын калдырмыйча, атна саен диярлек һәр урам ярыша-ярыша бәйрәм иткәннәр иде Тимбай авыл җирлегенә караган Ташкичү авылында. Көннәр утырып киткәч авыл аланында шуңа йогак ясап, авыл бәйрәме оештырдылар шушы көннәрдә. Туган якка Мәскәүдән , Ульян өлкәсеннән, Казаннан да кайтучы күп булды бу көнне. Авыл җирлеге җитәкчелеге белән берлектә бу көнне төрле номинацияләрдә җиңүчеләрне дә тәбрикләделәр. Ташкичүнең һәр урамында "Иң чиста ишегалды" исеменә лаек булучыларны, "Урам бәйрәме"ндә актив булган катнашучылар, авылның иң өлкән кешеләре Зиникамал Зиннәтуллова белән Нурулла Гайнуллинны һәм иң яшь ташкичүле - 30июндә туган Марат белән Гөлия Җәләлтдиновларның кызлары Эльвинаны сәхнәгә чыкырып, бүләкләделәр. Казан кунагы, Ташкичү кызы ТРның Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиленең иҗтимагый элемтәләр секторы мөдире Наилә Акмаева авылдашларының бердәм булып яши белүләренә соклануын белдерде. Бәйрәм Ташкичү авылы халкы һәм спонсорлар ярдәме белән оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев