Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

ЮХИДИ начальнигы Рамил Миңнебаев: "Буада “аварияле участок” юк"

Район ЮХИДИ бүлекчәсе биш айлык эшчәнлегенә йомгак ясады. Шул уңайдан аның начальнигы Рамил МИҢНЕБАЕВ белән әңгәмәбез районда юл хәрәкәте торышы, “аварияле участоклар” һәм балалар иминлеген саклау турында.

– Рамил Расыйхович, җәйге каникул җитте, балалар урамнарга сибелде. Аларның юлларда иминлеген тәэмин итү көчәйтелдеме?

– Без юл һәм балалар иминлеге темасын пропагандалауны ел буе дәвам итәбез. 15 майдан 3 июньгә кадәр районда “Игътибар: балалар” операциясе дәвам итә. Җәйге каникулда юл инспекторлары моңа тагын да җаваплы карый. Юл йөрү кагыйдәләрен бозган балаларга “стоп”-карточкалар тутыралар. Бу очракта әти-әниләр дә, хәлнең ахырын төшендереп, бала белән сөйләшергә бурычлылар. Закон моңа исе китмәгән әти-әниләрне административ җаваплылыкка тартырга да рөхсәт итә. Шуны да онытмасыннар, 14 яше тулмыйча баланы велосипедта шәһәр урамнарына чыгарып җибәрергә ярамый. Бала шәһәр паркларына, стадионга велосипедта барырга тели икән, аның янәшәсендә өлкән кеше дә булырга тиеш. Аннан соң әлеге транспорт ияләре велошлем, киемнәрендә яктылык кайтаручы элементлар булуы турында да онытмаска тиешләр.Бәхетсезлек аяк астында бит. Мәсәлән, узган ел мәктәп баласы шәһәрнең Р. Люксембург урамында тиешсез урында юлны аркылы чыгарга теләп, автомобиль көпчәге астына эләкте,

Янтуган авылында, транспортчының караңгыда юлда велосипед белән барган баланы күрмәве аркасында, фаҗига килеп чыкты.

– Биш айлык статистика ни сөйли. Юлларда кагыйдә бозу очраклары артканмы, әллә кимегәнме?

– Кызганычка каршы, узган ел белән чагыштырганда юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары арткан. Бу чорда Буа районы һәм шәһәре буенча ун юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аварияләрдә үлүчеләр юк, унбиш кеше төрле дәрә-җәдәге тән җәрәхәтләре алды. Фаҗигагә китергән сәбәпләрнең күбесен тизлекне арттыру, куркынычсызлык каешын эләктермәү, җәяүлеләрнең кагыйдә бозулары алып тора.

– Яшьләр, Энергетик, Болын урамында яшәүчеләр транспортчыларның зур тизлек белән йөрүләреннән зарланалар. Бу урамнарда ясалма тигез-сезлекләр кайчан урнаштырылачак?

– 2018 елда ясалма тигезсезлекләр шәһәрнең Вахитов һәм Жорес урамнарына куелачак. Алга табан эш билгеләнгән план буенча дәвам итәчәк.

– Шәһәрнең Ефремов урамыннан Вахитов урамына борылышта хәрәкәт полосасында зур чокыр хасил булган. Нәтиҗәдә автомобильчеләр икенче як полосага чыгып, аварияле ситуация тудыралар. Сез бу хакта белә-сезме?

– Шәһәр урамнарында юлларда хасил булган чокырларны ремонтлау дәвам итә. Якын арада юлчылар әлеге урында да эшләячәкләр.

– Шәһәрдә кайсы участоклар аварияле булып кала? Сәбәпләрен анализлау ни сөйли?

– 2017-18 елларда шәһәр территориясен-дәге аварияләрне анализлау, аерым аварияле участокларның булмавын күрсәтте.

– Көнбатыш бистәдә яшәүчеләр зур йөк автомобильләре көпчәкләре ас-тында урамнардагы юллар изелүгә зарланалар. Хуҗалары транспортларын төнгелеккә юл кырыена куеп та калдыралар. Аларга карата нинди чара күрелә?

– Зур йөк автомобильләренең шәһәр урамнарыннан йөрүләрен тыю язгы чорда 15 апрельдән алып 15 майга кадәр дәвам итә. Әгәр дә урамга зур йөк автомобильләрен керүне тыючы юл билгесе урнаштырылмаса, шәһәр урамнары буйлап хәрәкәт итү тыелмый. Мондый транспорт чаралары өчен шәһәрдә махсус тукталышлар бар. Йорт тирәсендә зур автомобильләрне озак вакыт бастырып тору тыела. Узган ел әлеге кагыйдәне бозучыларга карата 51 административ штраф салынды. Быел 16 хуҗа транспортны саклау законын бозды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев