Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кеше һәм закон

Буа районында әби-бабайлардан калган һөнәрләрне онытмыйлар: сөлге-калфаклар чигәләр, тәрәзә яңаклары ясыйлар, чабата үрәләр

Бүген бар кул хезмәтен диярлек югары технологияләр алыштырды. Оекбаш-бияләйләр бәйләүнең, сөлгеләр чигүнең, агачтан бизәкләр кисеп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Тик элеккедән калган һөнәрләрне ташламаучылар да күп районда.

Алар белән газета укучыларыбызны даими таныштырып киләбез. Соңгы елларда калфаклар чигүче буалы Минзилә Фәткулловада, Югары Лашчыдан  бизәкләрне сөлгеләргә төшерүче Нурсәнә Сәлахетдинова янында кунакта булдык. Ырыңгыдан 80 яшен тутырып килүче Леонид Мостяковның агачтан бизәкләп ясалган тәрәзә яңакларына, капкасына сокланып кайткан идек. Шушы ук авылда туып үскән  Моисей Гордеев чабата үрү осталыгы белән дан тота. Әлшидән Анатолий Кудамасов ат чанасы ясау серләрен белә. Ат асраучылар кимегәнгә генә борчыла. Ә менә Күл Черкененнән Фәрит Хәмидуллин үргән кәрзиннәргә ел әйләнәсе сорау зур. Аның әйтүенчә, уртача зурлыктагы бер кәрҗин үрү өчен бер сәгать вакыт җитә.

Әби-бабайдан калганны саклау бик күркәм гадәт ул.

“Мичне сүттермәдек әле”

Күптән инде авыл өйләрендә ап-ак итеп акшарланган мичләр юк. Кабартмасын да, икмәген дә, бәлешен дә газ, электр белән эшли торганында гына пешерәләр, бәрәңгесен дә шунда тәгәрәтәләр хәзер. Тәмле кебек. Тик Боерган авылыннан Елена Хлынова гына моның белән килешеп бетми. Мичтә пешкән ипигә берни җитми, дип саный ул.

Гаилә яңа йортын өлгертеп кергән 2000 еллар башында газлаштыруның нәкъ кызган вакыты була.

– Халык башта газның өзлексез булачагына бик ышанып бетмәде. Без дә газ миче янына катнаш дип аталганын бастырдык. Беренче вакытларда газны экономияләү өчен яктык та әле, - ди ул. Вакыт узу белән зәңгәр ягулыкка ышаныч арта, кирпеч мичләр юкка чыга бара. Ә менә Радик белән Елена аннан бер дә котылырга ашыкмыйлар.

– Безгә ул мичне бүгенге көндә мәрхүм Владимир Харитонов чыгарды. Ул тышкы яктан бик тигез, матур гына түгел, ә эшләр өчен дә уңышлы килеп чыкты. Яхшы кеше иде шул авылдашыбыз. Менә ничә еллардан бирле миче безгә тугры хезмәт итә, - ди Елена. Бигрәк тә осталар ашатканда кинәнә аның белән. Иртән эшкә киткәндә ашын да, итле бәрәңге-боткасын да шунда куеп калдыра. Әбәткә кайткан төшенә бар да әзер, кап-кайнар. Хәзер Елена да башка хуҗабикәләр кебек, күбрәк газ плитәсе янында. Әмма кыш көннәрендә бик еш мичтә шарт-шорт утын “аткан” тавыш ишетелә, өйгә башта төтен катыш мич исе, аннан борынны кытыклап икмәк исе тарала.

– Шәһәрдән кызларым ялларга кайтканда пешерер-гә тырышам икмәкне. Бәлешләр дә салам, кыздырма да куям, - ди Елена. Икмәк камырын киченнән әзерли – арыш оны белән апара куя. Аннан бодай оны кушып баса. Аның белән якыннарын да, кунакларны да сыйлый. Узган җәй кырда алдынгы комбайнчыларны бүләкләү тантанасына да мичтә яңа кабарып пешкән түгәрәк ипи алып бара. Барысы да мактыйлар.

Тагын мич җылысы да бөтенләй башка бит. Җанны да җылыта торган, ди аны Елена.  Әле кайчан гына һәр йортның күрке булган мичне алга таба да сүттерергә уйламый. Аның мич белән бәйле хыяллары да бар.

– Безгә әле барысы да тиз кирәк, өйдән эшкә, эштән өйгә ашыгабыз. Лаеклы ялга чыккач, вакыт күп булыр, дип ышанам. Балаларымны, оныкларымны мичтә пешкән төрле-төрле ризыклар белән каршы алырга Ходай насыйп итсен иде, дип телим, - ди.

Иң модалы паласлар

Аларны шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Тәүфыйк Галиуллин борынгы станокта тукый.

Бабай, зур кибетләргә барып йөрмәгәч, үзе тукыган кебек паласларның заманча идәннәргә иң стильле аксессуар итеп җәелгәнен беләме икән?! Аңа исә палас туку эше әнисе, апасы төсе буларак тансык. Борынгы агач станокта палас тукыган әнисе, икетуган апасы ничек эшләгәне һаман күз алдында тора. Тәүфыйкның да тукыйсы килә лә! Тик өлкәннәр, кая, кадерле станокны аңа ышанып тапшыралармы? Әлегә малайга иске киемнәрне ертып, тар тасма җепләр генә әзерләргә кушалар. Шулай да бер көнне “егет”, олылар эшкә чыгып киткәнне көчкә көтеп җиткереп, станокны тегеләрдән күргәнчә хәрәкәткә китерә. Беренче тапкыр бер метр палас тукып куя! Тик бу хакта әнисенә әйтергә шүрли, серне апасына гына чишә.

– Өлкәннәр ярдәменнән башка палас туку ул минем өчен  үзенә күрә батырлык булды. Палас туку өчен иске киемнәрне ертып ясалган 5-6 төстәге бер сантиметрдан күбрәк киңлектәге тасмалар кирәк. Озын булса, ялгыйсың. Дүрт метр паласка кечкенә чәйнек зурлыгында 12 йомгак әзерләнә. Тасмаларны орчыкка чолгыйлар, аларны бер-берсенә ялгарга 10лы кәтүк кирәк. Җәймәләргә исә төрле төстәге кәтүкләр сатып алдык. Буяу алып кайнатып, ак җепләрне маналар иде, - диде Тәүфыйк абый.

Тора-бара кибетләрдә текстиль товарлар күбәйгәч, туку эшенең кадере калмый. Әмма картлык көнендә Тәүфыйк абый шул станок белән җенләнә башлый бит. Туган авылы Адав-Толымбайга барып, йорттан-йортка йөреп, иске станок эзли һәм таба. Дөресрәге, аны бер гаилә бүләк итә. Җимерек иске станокны яңадан төзекләндереп, паласлар тукый башлый.

– Мондый паласларның бервакытта да актуальлеге югалмый. Алар уңайлы, аякка җылы. Тукыйм да бүләк итәм, сораучылар бар, - ди сирәк һөнәр иясе.

Аның паласлары әби-бабайлар ысулы белән борынгы станокта тукылганга, тагын да кадерлерәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Алар барысы да гаиләдәге низаглар белән бәйле.