Раисага елмаю килешә
8 Март уңаеннан газета түренә куярлык мәкалә героен эзләдек һәм таптык. Раиса Мөлекованың кулыннан килмәгән эше юк. Кем әйтмешли, судан да камыр куеп, авызда эрерлек тәмле ризыклар пешерә, таш өстендә гөл-чәчәкләр үстерә. Раиса ханымның камыр азыклары пешерү остасы даны күптән таралган. "Фабричный" булып пеш-кән бәлешләрен, кем әйт-мешли, кулдан тартып алалар....
8 Март уңаеннан газета түренә куярлык мәкалә героен эзләдек һәм таптык. Раиса Мөлекованың кулыннан килмәгән эше юк. Кем әйтмешли, судан да камыр куеп, авызда эрерлек тәмле ризыклар пешерә, таш өстендә гөл-чәчәкләр үстерә.
Раиса ханымның камыр азыклары пешерү остасы даны күптән таралган. "Фабричный" булып пеш-кән бәлешләрен, кем әйт-мешли, кулдан тартып алалар. Каян килә бу осталык?
-Әнинең куллары сизгер аның, азрак маең булса, краннан су агызып алып та могҗиза-камыр китереп чыгара, ярты сәгатьтә кабарып та чыга, - ди кызы Альбина. Раиса кулы тигән аш та телең йотарлык була. Ул теләсә нинди кухняны белә, аларның ашларын үз осталары кебек әзерли, кечкенә генә вак-төяген дә калдырмыйча, эшенә китереп пешерә.
Раиса Станиславовна азык пешерү технологиясе институтларын үтмәде. Кая анда? Кечкенәдән әти-әни назыннан мәхрүм булды. Казанга барып сәүдә училищесына укырга кергән иде, финанс хәле кыенлашкач, җитен комбинатына эшкә урнашты. Булачак ире белән дә шунда очрашты. Сөйгән яры бергә булырга сүз кушкач та, рус кызы ике дә уйламыйча өйләнешеп Буага кайтырга ризалашты. Ишле гаилә марҗа киленне баштан икеләнеп кенә кабул иткән иде. Бөтен сүзгә мөлаем елмаю белән генә җавап бирүче яшь хатын янында тора-бара каенатасы белән каенанасы үзләре "биеп" йөри башладылар.
Ә Раиса ханымның гөлләр тулы ишегалды, бакча ту-лы чәчәкләре турында тагын бер мәкалә язарлык. Аларны таш өстендә үсте-рә, дип әйтсәң дә ярый. Карлы авылындагы урман буеннан туфрак алып кайтып, ишегалдында асфальт өстендә клумбалар ясады. Май салкыннарыннан соң, алар чәчәкләргә күмелә.
Кул остасы бик матур бәй-ли дә әле. Раиса апаның ике кызы, улы гына түгел, туганнарының балалары да ул бәйләгән киемнәрне киеп үстеләр.
- Кем өйрәтте сезне боларның барысына да,- дим әле менә хәзер дә сырлап-сырлап бәйләгән йомшак оекбашларын кулыма алып.
-Тормыш. Үзем кия алмаганнарны балаларыма кигезү теләге,- ди бүгенге заман өчен күп балалы ана. Шуннан балалары турында тәмләп сөйләп китте. Хәзер, ире мәрхүм булгач, бар шатлыгы алар. Бәй-рәмнәр, туган көннәр саен әбиләрен бигрәк тә оныклары түземсезлек белән көтәләр. Әле шушы көн-нәрдә генә беренче оныгы Иделиянең туган көне белән котлап кайтты. Тәм-ле ризыклар пешереп, балаларын килен-кияүләрен бер табын артына җыйды бәхетле әби. Алар дигәндә Казан белән Буа арасы берни түгел аңа.
Үзе кебек өе дә нурлы аның. Ул һәр нәрсәдә затлылык ярата. Кунак килсә, түгәрәк өстәленә ак эскәтер җәя, алга куярга ап-ак тастымал бирә, иң кыйммәтле чынаякларны шкафтан чыгара. Аның табыны артында үзеңне олы кунак итеп хис итәсең. Шушы көннәрдә Раиса ханымның түгәрәк өстәле артына тагын кунаклар җыелачак, бу юлы үзе табын түрендә генә утырырга форсат бар - юбиляр сыйфатында. Яшен әйтеп тә тормыйбыз, бу мөлаем хатын-кызга беркем дә шулкадәр яшь бирмәячәк!
Наилә ХӘСИПҖАНОВА.
АВТОР ФОТОСЫ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев