Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Йөрәк әрнегәнгә язам

Гомерем буе туган авылым, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылып яшәдем. Сугыштан соңгы елларда колхозыбызның, аның бе-лән бергә авылның да авыр һәм тырыш хез-мәт бәрабәренә ныгып аякка басуын күреп үс-кәнгә, үзем дә шунда тир түккәнгәдер, күрәсең. Әти эшкә өйрәтте Безнең чор балалары колхоз эшендә чыныгып үсте. Мәктәптә башлангыч сыйныфларда без...


Гомерем буе туган авылым, аның бүгенгесе һәм киләчәге өчен борчылып яшәдем. Сугыштан соңгы елларда колхозыбызның, аның бе-лән бергә авылның да авыр һәм тырыш хез-мәт бәрабәренә ныгып аякка басуын күреп үс-кәнгә, үзем дә шунда тир түккәнгәдер, күрәсең.
Әти эшкә өйрәтте
Безнең чор балалары колхоз эшендә чыныгып үсте. Мәктәптә башлангыч сыйныфларда без башкара алырлык хезмәт-кә кушалар иде. Минемчә, бу дөрес булган. Әти сугыштан кулсыз кайтты. Аның исән кайтуына без бик бәхетле идек. III төркем инвалидлык бирсәләр дә, кайткан көненнән колхозга эшкә чыкты. Кыр станына каравылга куйдылар. Әле дә хәтерлим, кызу җәйдә протез кулы белән печән чаба да, иртән безгә җыярга куша иде. Барып капчыкларга төяп кайта идек. Ә көндез әни белән кечкенә энемне кул ар-басына салабыз да кырга уракка китәбез. Мине азрак булышырга алып баргандыр инде мәрхүмә.
Җәйге эшләр кызык кына булган икән. Кыш көне әтине колхоз терлекләренә су ташырга куйдылар. Ясалма кул белән аңа авыр булганга, чиратлап булышырга йөри идек. Суыклар башлангач, эшләр яман хөртиләнә. Елгада бәке ката, аны ачасы мең бәла, кисмәккә су тутырганда каткан бозын кагып коеп өлгерергә кирәк. 24 кисмәк суны ташып бетергәндә үгез "роботка" әверелә: соңгы чиләкне бәкедән алып һәм бушатып бетергәнне кайдан си-зә хайван, дулап китеп тә бара. Утырырга өлгерсәң, өлгерәсең, өлгермәсәң, юк. Сулы бозга батып өйгә кайтып керәбез. Әни киемнәребезне кайда киптерергә белми, алмашка кияргә юк. Ә хезмәткә түләү - көнгә бер таяк иде. Тик шулай да әти булганга ач тормадык. Сыер, бозау асрадык, бәрәңге чәчтек. Мәрхүмнең шулай алты баласын да эшкә өйрәтеп үстерүе безгә тормыш мәктәбе булды.
Һәркем эшле һәм ашлы иде
14 яшемдә ат җигүче итеп Калинин исемендәге колхозга эшкә алдылар. 1959нчы ел иде. Ташкичүгә ут суздылар, скважина казыдылар, фермалар сафка басты, техника кайта башлады. Аннан колхозларны эреләндерү сәясәте белән Ташкичү, Бик-Үти, Аксуны берләштереп, Ленин исемендәге колхоз булдык. Их, бу вакытларда колхозның, безнең авылдагы 3нче бригаданың хезмәт фронтын күр-сәтер идем хәзерге яшьләргә! Халык ир-түк торып эшкә ашыкты. 1980нче елларда безнең бригадада гына 110 башка сы-ер, 100 башка тана, 100 башка бозау фермалары эшләде. Аннан Аксудан дуңгыз фермасы безгә килде. Аларның баш саны 3500гә җитте. "Каты борын"нар барлыгы алты фермада асралды. Күз алдына китерегез, безнең бригада уңганнары гына күпме сөт, ит сатты дәүләткә. Ә кырчылыктагы уңыш турында язып бетерерлек түгел. Йөзәрләгән гектар сөрү җире бар иде. Шыгырдап тора торган яхшы материалдан икмәк саклый торган амбарлар, техника гаражлары салынды. Трактор паркында 14 трактор исәпләнде, 4 комбайн. Чәчүне ике сменада оештырып, беренчеләрдән булып тәмамлый идек, уракны һава торышы яхшы торса, атна-ун көндә җиңеп чыккан чаклар да булды. Хәзер ике көндә, диярсез. Шулай анысы. Тик ул вакытта авыл кешесенә эш булды. Ташкичүдән генә 60ка якын кеше колхозга эшкә йөрде. Эш булгач, төзекләндерәсе, тагын да булдырасы килде кешенең. Билгеле инде моның белән яшь гаиләләр саны елдан-ел артты, балалар да күп туды.
1959 елда Апасның Кызылтау авылыннан килүчеләр белән бергә Бик-Үти мәктәбе-нә 67 бала укырга барды (2014 уку елында авылда 7 бала). Үзгәртеп корулар башланганчы, 1990нчы ел башларына кадәр безнең бригада Аксу һәм Бик-Үти авылларына да икътисади тотрыклылык мәй-даны булып торды.
Бүгенгебез...
Күмәк хуҗалыклар искелек калдыгы, җир-не шәхси хуҗалар кулына бирергә кирәк, дип колхозларны тар-мар итүчеләргә безнең авылның бүгенгесен алып килеп күр-сәтер идем. Шул сугыш чоры балалары, толлары, аннан исән-сау әйләнеп кайтучы ветераннар, әйткәнемчә, таякка эш-ләп торгызган корылмалар бүген беркем-гә дә кирәкми. Хезмәт хакы булмаганга бу елларда эшләгәннәр аз пенсия белән калды. Фермаларны, амбарларны кемгә кирәк шул сүтеп ташыды. Ташкичүебез гөрләп торган бригадасы, колхозчылары белән беркемгә дә кирәкмәскә әйләнде. Шул ярым сүтелгән корылмаларны, эшсез яшьләрне күреп йөрәгем ничек әрнегәнен белсәгез! Шул вакыттан бирле Ташкичү берничә хуҗалыкка кушылып, ае-рылды инде. Тик авыл халкы өчен бернинди дә яхшы якка үзгәреш булмады.
Рафаил ИСМӘГЫЙЛЕВ.
Ташкичү авылы.

Фото http://masterotvetov.com/drugoe-biznes/80934-kak-kupit-kolhoz.html сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев