Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

1 гыйнвардан бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең дәүләтнеке булмаган пенсиясе индексацияләнә

2024 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүче кайбер хезмәткәрләрнең дәүләтнеке булмаган (өстәмә) пенсияләрен индексациялиләр. Аның күләме аена 340 сум тәшкил итәчәк. Бу карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Карар «Татарстанда бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең социаль якланганлык дәрәҗәсен арттыру максатларында» кабул ителде, диелә документта.

Дәүләтнеке булмаган, яки өстәмә, пенсия алу хокукы бюджет учреждениеләрендә (сәламәтлек саклау, мәгариф, фән һәм мәдәният, социаль яклау, яшьләр һәм спорт оешмалары өлкәләрендә) өзлексез эш стажы 20 ел булган хатын-кызлар һәм өзлексез стажы 25 ел булган ир-атларга бирелә.

Өзлексез стаж булмаганда, дәүләтнеке булмаган пенсия алу өчен Татарстан бюджет оешмаларында хатын-кызлар өчен гомуми стаж кимендә 20 ел, ир-атлар өчен гомуми стаж 25 ел, һәм соңгы эш урынында эш стажы 5 ел булырга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев