Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

1 марттан Россиядә светофорның яңа сигналы гамәлгә керә

Быелның 1 мартыннан Россиянең барлык төбәкләрендә светофорның өстәмә секция рәвешендәге яңа сигналы гамәлгә керә, анда «ак җәяүле» сурәтләнгән борылыш угы күрсәтеләчәк.

 

 

Шул хактагы документ узган елның октябрендә имзаланган. Бу хакта «Российская газета» яза.

Биредә РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 6 октябрендәге 1769нчы карары турында сүз бара, ул Юл хәрәкәте кагыйдәләренең светофор һәм юл хәрәкәтен көйләүче сигналлары хакындагы 6нчы бүлегенә үзгәрешләр кертә.

1 марттан 6.4нче пункт түбәндәге эчтәлек белән тулыландырылачак: «Светофор астында урнашкан җәяүле силуэты һәм бер кабынып, бер сүнеп торган ак төстәге ук рәвешендәге мәгълүмати секция машина йөртүчегә ул борыла торган юнәлештәге җәяүлеләр кичүендә светофорның җәяүлеләргә юл аша чыгарга рөхсәт итә торган сигналы кабынуы турында мәгълүмат бирә. Укның юнәлеше светофорның җәяүлеләргә юл аша чыгарга рөхсәт бирә торган сигналы кабынган якка - җәяүлеләр кичүенә таба күрсәтә».

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/1-marttan-rossiyada-svetofornyn-yana-signaly-gamalga-kera-5865216

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев