«100 лидер – Татарстан киләчәге. Студентлар» проекты гаризалар кабул итә
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы яшьләр өчен «100 лидер – Татарстан киләчәге. Студентлар» яңа социаль проектын башлап җибәрә.
Биредә югары уку йортларында белем алучы 3нче һәм 4нче курс студентлары, һәм магистратурада белем алучы 1нче һәм 2нче курс студентлары катнаша ала.
Проект яшьләрдә эшкуарлык күнекмәләрен үстерү һәм аларны фәнни-техник эшчәнлеккә җәлеп итү максатын алга куя. Проектта катнашу – бушлай.
Теркәлү проектның рәсми сайтында 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Теркәлүне узган студентлар алга таба проектка мотивацион хат язу юлы белән сайлап алу турын узачак, аның нәтиҗәләре буенча иң яхшы 100 студент «100 лидер – Татарстан киләчәге. Студентлар» проектында катнашу хокукына ия була.
Ә октябрь ахырында Сәүдә-сәнәгать палатасында беренче лекцияне уздыру планлаштырыла. Бизнес-интенсив 2024 елның маена кадәр дәвам итәчәк. Профессиональ спикерлардан лекцияләр генә түгел, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы нигезендә эшкуарлар белән элемтә кору тәҗрибәсе дә әлеге проектта катнашучыларга кыйммәтле белем бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев