Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

101 яшьлек Анастасия Александрова Буа районында саклану окопларын казыган (+фото)

Хәзер ул Лаеш районында яши.

 

Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Лаеш районында тыл хезмәтчәне Анастасия Дмитриевна Александрова үзенең 101 яшен билгеләп үткән. Тормышының икенче гасырына аяк баскан бу көнне аны район башлыгы Илдус Зарипов котлаган. Ул юбилярны Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары белән бүләкләгән.

Анастасия Дмитриевна 1925 елның 11 февралендә Питрәч районының Люткино авылында туган. Аның яшьлеге Бөек Ватан сугышының авыр елларына туры килгән.

Гаиләсе кулаклыкка эләгеп, йортыннан һәм остаханәсеннән мәхрүм калганнан соң, 18 яшендә ул Казанның №16 заводында эшли башлаган. Соңрак ул Зеленодольск заводы ихтыяҗлары өчен Идел буйлап агач материаллар ташуда катнашкан, Буа районында саклану окопларын казыган.

Сугыштан соң туган якларына әйләнеп кайтып, колхозда сыер савучы һәм почтальон булып эшләгән. 1964 елда тол калып, ике улын ялгызы тәрбияләгән. 1972 елда Лаешкә күчеп килгән, анда район хастаханәсендә егерме елдан артык санитар булып эшләгән. Ветеранның гомуми хезмәт стажы – 52 ел.

Бүген Анастасия Дмитриевна зур гаиләсенең кайгыртуы белән уратылган: аның ике баласы, дүрт оныгы, дүрт оныкчыгы һәм дүрт оныкчыкчыгы бар, алар Казан, Зеленодольск һәм Лаеш шәһәрләрендә яшиләр.

Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы чорда фидакарь хезмәте өчен ул «Тыл хезмәтчәне» исеменә лаек булган, «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнгән, сугыш елларында эшләгәне өчен таныклык һәм күп санлы юбилей медальләре бар.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев