11нче сыйныф өчен яңа тарих дәреслеге 1 сентябрьгә кадәр барлык мәктәпләрдә булачак
Яңа уку елы башланганчы 11нче сыйныфлар өчен яңа тарих дәреслекләре белән Россиянең барлык мәктәпләре тәэмин ителәчәк.
Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов Новосибирск өлкәсе мәгариф хезмәткәрләре съездына видеомөрәҗәгатьтә әйтте. РИА Новости шул хакта яза.
«Безнең тарафтан 10-11 сыйныфлар өчен өр-яңа тарих буенча беренче бердәм дәүләт дәреслеге булдырылды инде. Ул ике тулысынча синхронлаштырылган курстан тора — Россия тарихы һәм гомуми тарих. Шунысы мөһим, 11нче сыйныф өчен дәреслек 1 сентябрьгә кадәр илебезнең барлык мәктәпләренә тапшырыла», — диде ул.
Дәреслеккә махсус хәрби операция башлану, Россия составына Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре керүе, шулай ук санкцион басым да кергән.
Хәзер барлык мәктәп фәннәре буенча бердәм дәреслекләр эшләнә, аларны 2025 ел ахырына кадәр әзерләп бетерәләр, дип өстәде Кравцов.
Якындагы биш елда яңа дәреслекләргә тулысынча күчү планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев