2023 елда Россиядә уртача айлык хезмәт хакы биш мең сумнан күбрәккә арткан
Россиялеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 2023 елның 8 аенда 5,2 мең сумга яки 7,5 процентка артып, 70,3 мең сумга җиткән.
Әлеге мәгълүматларны Россия Федерациясе вице-премьеры Татьяна Голикова Россия Бәйсез профсоюзлар федерациясе генераль советы утырышында чыгыш ясаганда китерде, дип яза РИА Новости.
Шулай ук спикер Россиядә эшсезлек мәсьәләсенә дә кагылды. Хәзер ул 3 процент тәшкил итә — бу тарихи минимум. Аның сүзләренчә, мондый нәтиҗәгә социаль партнерлыкның барлык тармакларының тырышып эшләве нәтиҗәсендә ирешелгән, әмма әлеге күрсәткечне киметүне дәвам итәргә кирәк.
Голикова 2023 елда хакимиятнең 5 млрд сум бүлеп биргәнен өстәде. Бу акча эш бирүчегә ялланган хезмәткәрләрнең хезмәт хакы чыгымнарын өлешчә каплауга китәчәк.
Моннан тыш, сәясәтче 2023 ел ахырына 53 мең кеше эшкә урнашыр дип көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев