2024 елда россиялеләр беренче тапкыр банк кертемнәре буенча процентларга салым түләячәк
2024 елда физик затлар беренче тапкыр кертемнәр буенча процентлардан салым түләячәк. Искәртеп узабыз, закон проекты 2020 елда ук кертелгән иде. Салымны 2023 елда әлеге кертемнәрдә акча саклаучылар һәм күләме салым салынмый торган суммадан артып китә торган процентлар исәпләнгән кешеләр түләячәк.
Салымны санаганда, гражданинның бөтен банкларда сумнарда һәм валютада булган барлык счетлар һәм депозитлар буенча 2023 ел өчен алынган процент керемнәрен исәпкә алачаклар. Кертемнәрне ачу сроклары һәм аларның күләме әһәмиятле түгел. Әмма кертем 1 проценттан азрак керем китерә яки кертем мирас буларак калган икән, бу очракта аларга салым салынмый, дип яза РБК.
Шул ук вакытта, мондый керемнәрне декларацияләргә кирәкми. 2024 елның 1 февраленә кадәр банклар түләнгән процент суммалары турындагы мәгълүматларны Федераль салым хезмәтенә үзләре җибәрәчәк. Шуннан соң салым хезмәте төрле клиент оешмаларыннан клиент турында мәгълүматлар китерәчәк, салымны исәпләячәк һәм кешегә аның күләме хакында хәбәр итәчәк. Салымны 2024 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев