2025 ел башыннан Татарстан халкы электрон сертификатлар ярдәмендә 2,5 меңнән артык реабилитация чарасы сатып алган
2025 ел башыннан электрон сертификатлар ярдәмендә Татарстан халкы 2 595 техник тернәкләндерү чарасы сатып алган. Бу максатларга Социаль фондның Татарстан бүлеге 62 миллион сумнан артык акча юнәлткән.
«Электрон сертификат – ул гражданнарга тернәкләндерү һәм абилитация
программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән реабилитацияләү яки протез-ортопедия
әйберләрен сатып алырга мөмкинлек бирә торган түләү инструменты. Сертификат банк
картасы тәртибендә эшли: товар өчен гади сәүдә нокталарында да, онлайн-кибетләрдә
тиз арада бернинди тоткарлыксыз түләп була», - дип аңлатты Татарстан Республикасы
буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Бүген сертификатлар ярдәмендә, заказга эшләнгән индивидуаль эшләнмәләрне дә
кертеп, 300 дән артык төрле тернәкләндерү чарасы сатып алырга мөмкин.
Сертификатны инвалидлыгы булган кешеләр, произвдствода зыян күргән яки һөнәри
авыру алган гражданнар рәсмиләштерә ала. Сертификатта аның гамәлдә булу вакыты,
сертификат ярдәмендә сатып алырга мөмкин булган тернәкләндерү эшләнмәләренең
төрләре һәм саны турында мәгълүмат бар, шулай ук тернәкләндерү чарасының кеше өстәмә
акча сарыф итмичә гына түләргә тиешле максималь бәясе күрсәтелгән.
_____________________________________________________________________________
Россия Социаль Фондының Татарстан Республикасы буенча
бүлекчәсенең Контакт –үзәге 8 800 1-000-001
Интернет-ресурслар http://sfr.gov.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев