2027 елның 1 сентябреннән барлык мәктәпләрдә тәртип бәяләү системасы кертелергә мөмкин
Россия Мәгариф министры урынбасары Ольга Колударова әйтүенчә, мәктәпләрдә тәртипне бәяләү сынавы уңышлы узса, ул 2027 елның 1 сентябреннән бөтен ил буенча кертелергә мөмкин.
Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Тиешле сынау уңышлы узса, без аны 2027 елның 1 сентябреннән бөтен ил буенча кертергә әзер булырбыз», – диде Колударова.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта тәртипне бәяләү сынавы Россиянең җиде субъектында үткәрелә һәм анда 2 меңгә якын укучы катнаша. Системаны кертү тәртип, социаль активлык һәм башка укучылар белән, шулай ук укытучылар белән үзара мөнәсәбәтләр нормаларын үтәүне исәпкә алуны күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев