22 яшьлек егет, авыру әнисен дәвалау өчен, сарык көтүен сата
Фото: pixabay.com Ростов өлкәсендә яшәүче 22 яшьлек Александр, авыру әнисен дәвалауга акча туплау өчен, сарыкларын сата, дип яза "Время.Пресс".
Яшь фермер үзенең 100 сарыгын саткан икән. Әнисе склероз авыруыннан интегә икән. Медикларның фаразлары сөендерми - дәвалауга җитәрлек акча булган очракта да, авыруны тулысынча дәвалап бетереп булмаячак, дигән егет журналистларга. Шулай да дәвалану авыруның үсешен тоткарларга мөмкин, шуңа тырышам, дип аңлаткан ул.
- Мин бу сарыклар белән бергә авылда үстем дисәм дә була, әни аларның йоныннан җылы киемнәр бәйләп сата иде. Бигрәк тә Бяша белән аерылышасым килми, ул нәселле сарык. Балачагымнан ук бергә, - дип сөйләгән Александр.
Өлкә халкы, Александрның әнисенә ярдәм итү өчен, акча җыя башлаган.
Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/kadak/22-yashlek-eget-avyru-nisen-d-valau-chen-saryk-k-t-en-sata/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев