3 майда Буа районында ике ир-ат пычак белән чәнчешкәннәр
Район эчке бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 3 май көнне 17 сәгатьләр тирәсендә була бу хәл.
1978 елгы ир-атның өенә ике кунак килә. Арада исерек ызгыш чыга һәм кунакның берсе хуҗаны кыйный. Аннары кунаклар, үзара бәхәсләшеп китеп, үзара мөнәсәбәт ачыклый башлыйлар – кызып китеп, бер-берсенә пычак белән кадыйлар. Хәзерге көндә яраланган ике ир-ат та район үзәк дәваханәсендә. Хәлләре тотрыклы. Хуҗа өенә җибәрелгән. Бу факт буенча җинаять эше кузгатылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев