4525 сәгать галәмне иңләгән очучы-снайпер. Рифкать Еремеев Буада туган мәктәбендә булды (+фото)
Рифкать Еремеев сугыш чоры баласы. М. Вахитов исемендәге гимназиянең 9 сыйныфын тәмамлаганнан соң, Полтава шәһәрендә урта белем ала, аннан Харьков өлкәсендә хәрби аваиация учлилищесын тәмамлый.
Хәрби төрле илләрдә хезмәт итә. 500 дәни күбрәк очучы әзерләгән кеше ул. Үзе “Як, “Миг” ректив самолетларында, “Ми” вертолетларында күк йөзен иңләгән кеше. Рифкать Еремеевнең гомуми очу вакыты – 4525 сәгать, ә парашют белән сикерү исәбе – 147. Беренче класслы хәрби летчик, парашют-десант әзерләү инструкторы, Белорус Совет Социалистик Республикасының верталет спорты буенча республика категориясендәге судья укучылар белән очрашып, хәрби хезмәт юлы турында кызыклы итеп сөйләде. Гимназиянең очкыч конструкцияләр түгәрәгенә йөрүче укучылар өчен бу аеруча зур бүләк булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев