Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

50 һәм 100 мең сум акчалата ярдәмне Буа районында әлегә кем алды?

Ел башында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда яшәүче авыл хатын-кызлары өчен өстәмә түләүләр турында Карарны имзалады. 

Яңалык түбәндәгедән гыйбарәт иде: "Авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә  тапкан хатын-кызлар – 50 меж сум, өченче баласын 28 яшькәчә тудырган әниләр 100 мең сум өстәмә түләүгә дәгъва кыла ала. Буаның 15 номерлы республика матди ярдәм күрсәтү үзәге бүлекчәсе Юлия Дроздова белдерүенчә, районда бүгенге көндә сигез әни беренче балаларына  әлеге ярдәмне рәсмиләштергән инде. Әлегә өченче бала белән мөрәҗәгать итүчеләр юк. Ягъни, 100 мең сум ярдәм беркемгә бирелмәгән. 50 мең сум пособиене рәсмиләштерүчеләр –  Кыят, Чуаш Аксуы, Чурак, Чуаш Биморзасы, Әлши, Яскүл, Иске Мәртле, Кайбыч авылларыннан.

Исегезгә төшерәбез, Әлеге категориягә караган хатын-кызлар, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан булса, социаль яклау бүлекчәләренә 6 ай дәвамында мөрәҗәгать итә ала. Гариза 10 көн эчендә карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев