Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

6 айлык баланың үлеме факты буенча җинаять эше кузгатылды

ТР буенча Россия Тикшерү комитеты Балалар республика клиник дәваханәсендә без язган 6 айлык бала үлеме факты буенча җинаять эше кузгатты. Бала әнисе белән 6 гыйнварда Балтач районы үзәк дәваханәсеннән китерелә һәм берничә сәгатьтән соң үлә. Җинаять Кодексының "Сак эш итмәү аркасында кеше үлеменә китерү,үз һөнәри эшчәнлекләрен тиешенчә башкармау нәтиҗәсе" маддәсе...

ТР буенча Россия Тикшерү комитеты Балалар республика клиник дәваханәсендә без язган 6 айлык бала үлеме факты буенча җинаять эше кузгатты. Бала әнисе белән 6 гыйнварда Балтач районы үзәк дәваханәсеннән китерелә һәм берничә сәгатьтән соң үлә. Җинаять Кодексының "Сак эш итмәү аркасында кеше үлеменә китерү,үз һөнәри эшчәнлекләрен тиешенчә башкармау нәтиҗәсе" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды, дип хәбәр итә хокук саклау органнары. Район үзәк дәваханәсендә табиблар баланы ашыгыч рәвештә республика дәваханәсенә алып китереп җиткерү чарасын күрмиләр. Табиб патологоанатом сабыйны ярганнан соң, Казан дәваханәсенә иртәрәк килеп җитеп медицина ярдәме күрсәтелгәндә баланы үлемнән коткарып калу мөмкинлеге булуын әйткән. Сабыйның үлемгә китергән сәбәп - үпкә ялкынсынып, баш миенә зыян килү. Әлегә суд-медэкспертиза эше бара. Шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия сәламәтлек күзәтү органнары медицина учреждениеләренең эшчәнлеген тикшерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР буенча Россия Тикшерү комитеты Балалар республика клиник дәваханәсендә