Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

70 ел җир астында яткан “Батырлык өчен” медале

Югары Лашчы авылыннан Галәветдин Хәйретдинов аның белән 1943 елның июль аенда бүләкләнгән, ә бер елдан хәбәрсез югалган.

“Карельский вал” эзләү отряды якташыбызның җәсәден 2011елда табып ала. 242996 номерлы “Батырлык өчен” медале, тагын бер бүләге - "Ленинградны саклаган өчен" медале, пистолеты, пуля тишеге булган каскасы да янында була.

Отряд командиры В. Скоков сугышчының якыннарына хәбәр итүенчә, ул вакытта әле медаль иясенең кем икәнлеге билгеле булмый. Шуңа Галә-ветдин Хәйретдиновның җә-сәден Вуокса елгасы янында һәлак булган башкалар белән билгесез солдат буларак Ленинград өлкәсенең Приозерье районының Метсяринне хуторындагы туганнар зиратында җирлиләр. Оборона министрлыгы архивына җибәрелгән запроска җавап бер елдан соң килә. Анда 242996 номерлы “Батырлык өчен” медале белән ТАССРның Буа районы район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырылган, 1895 елда Югары Лашчы авылында туган кызылармияче, рядовой, укчы Галәветдин Хәйретдинов бүләкләнүе күрсәтелгән. Ә полк командиры подполковник Крупенько имзалаган бүләкләү кәгазендә якташыбызның 1918-21 елларда Гражданнар сугышында катнашуы, Ватан сугышына 1942 елның февралендә алынуы турында мәгълүмат бар. Тагын аның үз вазифаларына аеруча намус белән карап, барлык төр коралны үзләштерүе, дошманны танырга һәм кыйнарга өйрәнүе, рота агитаторы булуы, зур тәрбияви эш алып баруы, үз мисалында сак корылмалары төзүдә эш үрнәге күрсәтүе, норманы 300 процентка үтәве турында язылган. “Хәрби бурычларны үтәгәндә батыр, тәвәккәл, төгәл. Бар йөрәге белән дошманны күралмыйча, үч алуның үз исәбен ачты. Сугышларда батырлык һәм кыюлык күрсәткәне, үз вазифаларын аеруча намус белән башкарганы өчен иптәш Галәветдин Хәйретдинов дәүләт бүләге “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнүгә лаек”, дигән сүзләр белән бүләкләү кәгазенә “нокта куелган”. Ә исәп карточкасында бүләкнең 1943 елның 8 июлендә иясенә тапшырылуы пичәтләнгән.

Бүген алгы сызыкта да, тылда да үзен таныткан һәм яу кырында башын салган якташыбызның тыныч тормышта нинди булуын, яу кырыннан нинди эчтәлекле хатлар язуын сөйли алырдай кешеләре якты дөньяда юк инде. Ә эзтабарлар ярдәме белән табылган мәгълүматларны, язулары укылыр-укылмас бүләкләрен, кайчандыр аның бармак эзләре төшкән әйберләрен онык-оныкчыклары кадерләп саклый.

– Авылда туып үскән, биредә яшәгән, хезмәт иткән бабабызга ике сугыш күрергә туры килгән. Берсеннән исән кайтып, икенчесендә башын салган. Аның шундый кыю, батыр, Ватаны хакына барысына әзер булуы безнең өчен зур горурлык. Яшь буын өчен патриотлык үрнәге. Бик күп еллардан соң булса да, аның башын салган, җирләнгән урынын, кайсы бәрелешләрдә катнашканын белә алдык. Бу да бик мөһим. Чөнки соңгы солдат җирләнмичә, сугыш бетмәгән санала бит. Ә ул чакта әле исән булган Зөбәйдә апа Хәсәнова, медальләрен күргәч, әти кайткан кебек булды, дигән иде, – ди сугышчының улы Фәрит кызы Гөлсем Йосыпова.

Батырның сугыш юлына килгәндә, ул Татариядән башка чакырылучылар белән НКВДның эчке эшләр гаскәрләренең 20нче укчылар дивизиясенә җибәрелә. 1942 елның мартыннан яңадан формалаштырылганнан соң дивизия 23нче Армия составында Ленинградка килү юлының төньяк өлешендә, Карелия муентыгында, фин гаскәрләренә каршы тора. 1942 елның августында дивизия 92нче укчы дивизия итеп үзгәртелә. 1944 елның җәенә кадәр дивизия Сертлово юнәлешен каплап һәм кеше аз яшәгән, нык сазлыклы урыннардагы биеклекләр өчен җирле әһәмияттәге сугышларда катнашып, оборонада тора. Бер үк вакытта оборона камилләштерелә һәм өйрәнүләр үткәрелә. 1944 елның яз уртасыннан, немец гаскәрләре Ленинградка килү юлының көньяк өлешеннән куылганнан соң, совет командованиесе Финляндияне тар-мар итү һәм аны сугыштан чыгару максатында Карелия муентыгында һәм Ладога буенда операция әзерли. Май аенда 92нче дивизия частьләре оборонаның аерым участокларына кечкенә төркемнәр белән һөҗүм итеп, күп санлы разведкалар ясыйлар. 9 июньдә 23нче Армия частьләре фин позицияләренә 10 юнәлеш буенча һөҗүм итә. Бу дошманнарның моңа кадәр кулланылмаган позицияләрен ачарга мәҗбүр итү өчен кирәк була. Һөҗүмнәр барышында якташыбыз сугышкан һәм сазлыклы урыннарда сугышчан хәрәкәтләр алып баруга яхшы өйрәтелгән 92нче укчылар дивизиясен әле якын тылга чыгаралар, әле яу кырына кертәләр. Шул рәвешле,  документлар Галәветдин Хәйретдиновның сугышчан юлы 1942 елдан 1944 елга кадәр Карелия муентыгында узуын раслый. Сестрорецк, Термолово, Стеклянный, Лапинлахти, Кюля-Пааккола, Вуосалми янында барган сугышларда катнаша ул. Иң актив сугышчан хәрәкәтләр 9-17 июль көннәрендә була.   Галәветдин 12-15 июль тирәсендә Мякела хуторында һәлак була һәм үз окопында калдырыла. Югалтулар күп булу аркасында 10нчы, 92нче һәм 142нче укчылар дивизияләре 15 июль көне ахырына якынлашканда Вуосалми янындагы плацдармнан чыгарыла, алар урынына 13нче, 327нче һәм 382нче дивизияләр кертелә.

Ә бүген эзләү отряды әзерләгән тулы документлар пакеты нигезендә якташыбыз җирләнгән урында аның исеме язылган плитә урнаштырылган. Галәветдинның оныгы Илдус Фәрит улы Хәйретдинов кызы һәм оныклары белән анда зыярәт кылырга да барган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев