93 яшьлек ветеран авылда юл төзүгә 100 мең сум бирде (+фото)
Иске Суыксу Выселкасында яшәүче Сәгыйть абый Курамшин шул суммада акчаны авыл урамында юл төзү өчен бирде. Авылның ветераннар советы рәисе Мәдинә апа Габбазова мондый зур бүләк тапшыру моментын гомерлеккә истә калдыру максатында редакция хезмәткәрләрен дә чакырды. Ветеранга барлык авылдашлары исеменнән ихлас рәхмәтен җиткерде. Сәгыйть ага үзе исә: - Юл төзелешенә...
Иске Суыксу Выселкасында яшәүче Сәгыйть абый Курамшин шул суммада акчаны авыл урамында юл төзү өчен бирде. Авылның ветераннар советы рәисе Мәдинә апа Габбазова мондый зур бүләк тапшыру моментын гомерлеккә истә калдыру максатында редакция хезмәткәрләрен дә чакырды. Ветеранга барлык авылдашлары исеменнән ихлас рәхмәтен җиткерде. Сәгыйть ага үзе исә:
- Юл төзелешенә ярдәм итә алу зур бәхет бит ул. Мин үземнән истәлек калдыра алуыма да шатланам, - ди. Выселкада ике ел инде үзара салым акчасын юл салу өчен тоталар. Ураза гаетендә сәдакага җыелган акчадан 20 мең сумны мәчет тә бу максатта бүлеп биргән. Болар исәбенә һәм ветеран ярдәме белән таш түшәлгән юл озынлыгы быел 200 метрга җитәчәк. Авыл халкы "Дорсервис" җәмгыяте хезмәткәрләре эшеннән дә канәгать.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев