Адав-Толымбай авылыннан Илгиз Хәйруллин оныгы Әмир Шәрифуллиннар республика бәйгесендә йөзү буенча икенче урын яуладылар
Адав-Толымбай авылыннан Илгиз Хәйруллин оныгы Әмир Шәрифуллин белән йөзү буенча “Буыннар бәйләнеше” республика бәйгесеннән икенче урын алып кайттылар.
Өлкән һәм яшь буынны берләштерүче әлеге ярыш Казанның су спорт төрләре сараенда узды.
Ул ике этаптан — шәхси беренчелектән һәм эстафетадан торган. Беренчесендә Илгиз бабай да, Әмир онык та чак кына пьедесталга күтәрелми калганнар, икесе дә үз яшь категорияләрендә дүртенче урын алганнар. Ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә күрсәткечләре дә бер үк төрле диярлек. 36 секунд тирәсе. Әмирнең вакыты бабасыныкыннан берничә секундлар өлешенә генә тизрәк. Ә менә эстафетада икесенә 100 метр араны 1 минут 15 секундта узып, икенче нәтиҗә күрсәткәннәр. Финишка беренче булып казанлылар килгән, өченче урынны Лениногорск командасы алган. Гомумкоманда исәбе буенча да безнекеләр икенче урында.
— Республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 38 команда катнашкан бәйгедә шундый нәтиҗә күрсәтү район өчен моңарчы күрелмәгән зур уңыш. Спортчыларыбыз Татарстанның Спорт министрлыгы һәм Россия пенсионерларының Татарстан Республикасы буенча региональ бүлекчәсенең медальләре, Мактау грамоталары, кубоклары белән бүләкләнделәр. Илгиз Хәйруллинның бу өлкәдә шәхси беренчелектә җиңүләре бар иде инде. 2021 елда ул йөзү буенча республика чемпионы булды. Призлы урыннар да алды, — ди спорт ветераннары командасы җитәкчесе Вячеслав Шурбин.
Озак еллар туган Адав-Толымбай мәктәбендә физкультура дәресләрен укыткан Илгиз Газизҗан улы «Өченче яшь» бәйгесе кысаларындагы башка спорт төрләрендә дә сынатмый. Ә йөзүдә уңышлары аеруча саллы. Аңа ул җиде яшьләрендә авыл күлендә өйрәнә.
— Ул вакытта бассейннар юк иде. Мәктәптә дә йөзү дәресләре кермәде. Җәй айларында балалар белән узыша идек. Тренер белән профессиональ дәрәҗәдә институтта укыганда шөгыльләндем. Специализациям чаңгычы булса да, ул мине, аякларың көчле дип, йөзәргә дә өндәде. Җиңүләр яуламасам да, нәтиҗәләрем яхшы иде. Организм өчен бик файдалы бу спорт төрен беркайчан да ташламадым. Мәктәптә эшләгәндә үземне формада тоту өчен җәй айларында Зөядә йөзә идем. Хәзер инде моны ел әйләнәсе эшләргә була. Районның спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан атнага өч тапкыр бассейнга йөрү мөмкинлеге тудырылды, — ди ул.
Берничә ел элек оныгы Әмирне дә йөзәргә өйрәтә. Казан шәһәрендә яшәүче сигезенче сыйныф укучысы гимнастика белән шөгыльләнә. Ә йөзәр өчен мәктәптә бассейн бар. —
Йөзүдә дә елданел остара бара. Соңгы ярышта шәхси күрсәткечен 2 секундка яхшыртты, — ди бабасы.
Ул оныгы белән дә Зөядә су коена. Авылның футбол мәйданчыгында бергәләп футбол, лапта уйныйлар. Егет ГТОның өч баскычын да алтын билгесенә тапшырган. Спорт яратучы бабайоныкның киләчәктә пьедесталның беренче баскычына күтәрелү ихтималы бик зур. Команда белән республика чемпионы булуларын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев