Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Әфганчы ветеран СВОга гуманитар йөк илтә

Игорь Попов һәм аның командасы бу озын юлның яртысыннан күбрәген махсус хәрби операция барган җирләр буйлап уза.

Райондашыбызның шәхси автомобилендә өч елдан күбрәк вакыт эчендә алар сугышчыларга унбиш тапкыр ярдәм илтеп кайттылар инде.

Үз теләге белән

Әфганстан сугышы михнәтләрен узган ветеран егетләргә туган як сәламенең, өй ризыкларының, башка кирәк-яракның ни кадәр кадерле булуын кемгә караганда да яхшырак аңлый. Шуңа да ул бу эшкә үзе теләп алына.

– Муниципаль район башлыгы Ранис Камәртдинов әфганчыларга махсус хәрби операция зонасында булган буалыларга кем ничек ярдәм итә ала, дип мөрәҗәгать итте. Мин “ГАЗель” белән гуманитар йөк алып бара алачагымны әйттем, – ди Игорь Кириллович.

Һәм шулай итеп автомобиленә 2,5-3 тонна төрле әйбер төяп 2022 елның декабрендә беренче тапкыр юлга кузгалалар. Ул чакта бер генә юнәлешкә – Сватово ягына баралар. Хәзер инде 5 мең километрның яртысыннан күбрәге хәрби операция барган территориягә туры килә.

– Тыныч якта үзебезне бераз иркенрәк тотсак, икенче өлештә инде билгеләнгән ноктага барып җитү графигы төгәл бүленгән. Минутка да соңга калырга ярамый, – ди ул. Шуңа да йөртүче һәм озата баручы команда нинди генә шартларда да гуманитар йөкне егетләргә тапшыру өчен мөмкин булганның барысын да эшли. Юлдашлары да йөртүчегә ышана.

– Игорь Кириллович белән юл һәрвакыт уңа, чөнки ул бернинди хилафлыкларга юл куймый. Ул чын ир-егет, чын ветеран, чын Кеше, – ди Ринат Хәсәнов.

Монда үз теләге белән шушы изге эшкә алынганга һәм бәлки Әфган сугышын узганга да беренче барудан ук үзен тыныч тотуы да роль уйнамый калмыйдыр. Кыскасы, руль артында шундый ышанычлы кеше булганда, җимерелгән-ватылган, балчыклы-сикәлтәле юллардан көненә 700-800әр километрны узу гадәти кебек тоела, сугышчылар белән очрашу исә бар арыганлыкларны, куркуларны оныттыра, диләр.

– Аларның шатлыклы йөзләрен күрүне берни белән дә алыштырырлык түгел. Бик рәхмәтле булып калалар. Аны безгә генә әйтмиләр, ә гуманитар йөк җыюга үз өлешен керткән һәркемгә җиткерүбезне сорыйлар. Монда бит, чыннан да, читтә калучы юк, диярлек. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә, – ди ул. Шулай ук берләшеп гаилә бизнесы алып барган якыннары да. Поповлар һәр барган саен үзләреннән акчалата да, әйберләтә дә өлеш кертәләр. Ә гуманитар йөк киткән көнне гаилә башлыгын хәерле юллар теләп озатып калалар.

– Аны һәр юлга мораль яктан әзерлибез. Иң беренче чиратта яратуыбызны, сагынып көтеп торуыбызны әйтәбез, – ди хатыны Ирина Викторовна. Борчылмый да мөмкин түгел, билгеле. Әмма алар һәрвакыт барысы да яхшы булачагына ышана. Ә менә әнисе ? белән хатынының әнисе ? күп вакыт юлга чыкканын әйтеп тә тормыйлар.

– Безне хавага саласылары килми. Һәрвакыт хәлемне белгән киявем килми торгач, үзем сорыйм. Исән-сау йөри күрсен, дип телим, – ди ?. Ул сугышчылар турында кайгыртып, җылы оекбашлар бәйләп җибәрә. Заманында улын Әфганстаннан көтеп алган ? барысын да яңадан кичергән кебек, ди. Ул да хәлдән килгәнчә ярдәм итәрә тырыша. Улы яу кырындагы вакыйгалар турында сөйләмәсә дә, сугыш чоры баласы булган әни кеше анда нинди авырлыклар кичерергә туры килгәнен аңлый. Ватанын, илен яратучы ул тәрбияләве белән горурлана. Баласының чын патриот булуы турында Әфганстан сугышы барышында бирелгән дәүләт бүләкләре дә сөйли. Игорь Попов “Дәүләт чиген саклауда күрсәткән батырлык өчен”, “Батырлык һәм кыюлык өчен”, “Интернационалчы-сугышчыга рәхмәтле әфган халкыннан” медальләре, шулай ук “Чик сагы гаскәрләре отличнигы” һәм “Летучий Голландец” өченче мотоманевр төркеме ветераны” мактау билгеләре белән бүләкләнгән.

Бергәлектә – көч

Чурак авылыннан Поповлар моның шулай икәнлеген бер йодрыкка берләшеп яшәүләре, эшләүләре белән дә раслап киләләр. Гаилә бизнеслары белән шәһәребезне, авылларны чәчәккә күмүгә, бакчаларда мул уңыш үстерүгә өлеш кертә алар. Моңа килеп җиткәнче язмабыз герое Игорь Кирилловичка озын юл узарга туры килә. Әти-әнисе Кахахстанда чирәм җирләрне үзләштерүдә катнашкан вакытта туган ул. Аннан туган яклары тартуы буенча гаилә кире әйләнеп кайткан. Мәктәптән соң газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы белгечлеге алган егет армия хезмәтен үтәгәннән соң туган авылында төпләнә. Киров исмендәге колхозда эретеп ябыштыручы булып эшли. 34 ел элек гаилә корып, ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Аларның мәхәббәткә, үзара аңлашуга һәм чын хезмәт сөюгә корылган йорт-хуҗалыклары хуҗалыгы балалар өчен тормыш мәктәбенә әверелгән. Терлек тә асраганнар, бергәләп җирдә дә эшләгәннәр. Хәзер менә шуның әҗерен күрәләр.

Хәйриячелекләре дә махсус хәрби операция зонасына ярдәм итү белән генә бәйле түгел. Ул инде күптән тормыш рәвешенә әверелгән. Үсентеләр, чәчәкләр бүләк итеп шәһәр урамнарын яшелләндерүгә өлеш кертәләр. Чуракта авылдашлары белән часовня төзеделәр. Ел саен үткәрелүче “Учук” милли бәйрәменең, шулай ук Ватанны саклаучылар, Халыкара хатын-кызлар көннәренә багышланган һә тагын бик күп чараларның даими иганәчесе булып торалар, авылның мәдәни һәм социаль тормышына үз өлешләрен кертәләр.

Игорь Кирилловичка озын юлларны җиңел узарга ярдәм итә торган тагын бер сыйфаты турында әйтми мөмкин түгел. Спорт белән дус ул. Җәен йөгерсә, велоузышларда катнашса, кышын чаңгыга баса. Ә бадминтон буенча ветераннар арасында республика һәм бөтенроссия бәйгеләрендә призлы урыннар яулый. Ирина Викторвна да һәрвакыт янәшәсендә.

Әлфия Шәрәфетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев