Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Аграрийларга киңәшләр:авыл хуҗалыгы культураларын вегетация буенча комплекслы яклауны ничек нәтиҗәле үткәрергә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, “Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе “Биопрепаратлар” фәнни-җитештерү берләшмәсе” ҖЧҖ һәм Агро-Альянс РИА белән берлектә аномаль эсселек шартларында, атмосферада һәм туфракта кискен корылык барлыкка килгән очракта авыл хуҗалыгы культураларының вегетация чорын комплекслы яклау буенча оптималь киңәшләр бирә.

Шуңа бәйле рәвештә аграрийларга вегетация фазалары буенча гербицид стрессын киметү өчен бак катнашма белән бергә махсус сайлап алынган «химияне» һәм «биологияне» нәтиҗәле кулланырга өйрәнергә кирәк.

Мәсәлән, эретмә төеннәрендә бак катнашмаларын сыйфатлы итеп әзерләргә һәм кыска вакыт эчендә аларны кояш баеганчы яки иртә таңнан кулланырга кирәк. Инфекция фонын исәпкә алып, химик фунгицидлар куллануны 30-50%ка киметергә мөмкин. Бу технология пестицид йөкләнешен сизелерлек киметә.

Үсемлекләрне интеграцияләнгән яклау нәтиҗәсендә бөртеклеләрнең уңышы 20-25 процентка һәм аннан да күбрәккә арта.

Чәчүлекләрне инсектицидлар белән эшкәртүне 1-2 яфракка куакланганда башкарырга кирәк. Инсектицидлар белән эшкәрткәндә үсемлекләрнең иммунитетын арттыру өчен югары нәтиҗәле микроашламалар кулланырга мөмкин, болар: Биогумат 0,4 л/га, БиоХелат комплексы 0,2 л/га һәм үсеше регуляторы Аммоний ИДЯК 0,5 л/га.

Сабан һәм көзге бөртекле культураларны яфрактан эшкәртү өчен яклау үзенчәлекләре көчле биомобилизаторлар кулланырга мөмкин. Беренче чиратта - «Майский» биофунгициды биокомплексы (Pseudomonas ПГ-5 штаммнары), (яки «Фитотонус» (Bacillus subtilis/pumilus штаммнары), уртача 200-210 сум/л, «БИО-Гуматлар» (гумин матдәләрнең макро-микроэлементлар белән баетылган модификацияле рәвеше, ул яхшы эрүчәнлеге һәм югары биологик активлыгы белән аерылып тора, уртача 60,0 сум/л – 0,4 л/га (24,0 сум/га).

Аларны куллану икенчел тамыр системасы мәйданын арттыра, үсемлекләр биомассасының интенсив артуына, фотоассимиляция аппаратын формалаштыруга, вегетация уртасында үсемлекләрнең минераль туклануын яхшыртуга, бөртекле культураларда була торган авыруларны 59-86%ка киметүгә, үсемлек сабакларының ныклыгын арттыруга, аларның сынучанлыгын киметүгә, уңышның 15-25%ка кадәр артуына ярдәм итә. Майскийның һәм Фитотонусның төрле штаммнары нигезендә фазалар буенча чиратлаштырырга кирәк. Инфекциянең тотрыклыгын булдырмас өчен химик препаратларны да чиратлаштырырга һәм ышанычлы партнерлардан алырга кирәк.

«Майский» биофунгициды препаратын кулланганда, ул, яфрак өслегенә эләгеп, күзәнәкләр аша үсемлек тукымасына үтеп керә. Югары хәрәкәтчәнлек аркасында алар тукымага эләгәләр һәм алар буенча хәрәкәт итәләр, шуның белән үсемлекнең чыдамлыгын, көчен арттыралар, шул исәптән ризосфера урнаштыралар. Микроорганизмнар, шулай ук

аларның метаболитлары метаболизмны һәм үсемлекләрдә азот алмашын активлаштыралар, шуның аркасында куаклану процессы яхшыра һәм интенсив рәвештә икенчел тамыр системасы барлыкка килә. Нәтиҗәдә сабак интенсив үсә, башак озыная, шулай ук бөртекнең массасы 1000 орлыкка кадәр арта. Бактерияләрдән бөртекле культураларда үзләштерелә һәм туплана торган витаминнар спектры бүленеп чыгу исәбенә "Майский" бөртеклеләрнең авыруларга (тамыр черүгә, күгәреккә, ончыл чыкка, фузариозга, корымбаш (гөмбә) авыруларына һ.б.лар) каршы торучанлыгын арттыра. Препарат бөртекле культураларның уңдырышлылыгын арттыруда нәтиҗәле агроысул булып тора, чөнки ул бөртекле культуралар сортларының мөмкин булган генетик куәтен тулысынча ачарга мөмкинлек бирә, шулай ук уңышны тышкы тискәре факторлардан яклый.

Культураларны эшкәртүгә кеерешкәнче бирелгән күрсәтмәләрне игътибар белән өйрәнергә һәм шулардан чыгып эш итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X