Буа яңалыклары

"Байрак" газетасы - Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Җәй бизәкләре Парклар, ишегаллары буш тормый

Җәй бизәкләре Парклар, ишегаллары буш тормый

 

Җәй, каникуллар башланганнан бирле ачык һавада төрле чаралар, конкурс-бәйгеләр диярлек үтә.

Алар нигездә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 1 июньнән старт алган “Татарстанда җәй” проекты кысаларында оештырыла.

Балаларны яклау көне чараларга аеруча бай булды. Ул көнне шәһәрнең барлык парклары, пляж, Ефремов урамы 133 “Г” йорт ишегалды балаларның шат авазларыннан гөр килеп торды. Мондый халәт еш кабатлана. Җыеп әйткәндә, балалар бүгенге көнгә кадәр ике дистәдән артык уен-бәйгедә катнашырга – әкиятләр буйлап сәяхәт итәргә, халык традицияләрен барларга, урамда кино карарга, күңел ачу көнендә булырга, үзләрен күңелле стартларда, туган илгә багышланган викториналарда сынарга, җәй иленә сәяхәттә булырга өлгерделәр.

Балаларның каникулларын менә шулай күңелле һәм файдалы итеп үткәрүгә, шатландыруга, патриотик тәрбия бирүгә үз өлешләрен мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте учреждениеләре, спорт мәктәпләре, территориаль иҗтимагый үзидарәләр кертә. “Беренчеләр хәрәкәте”ндә катнашучылар да читтә калмый. Аларның үз – “Безнең ишегалды уеннары” проектлары бар.

Татарстанда җәй” проекты июнь аен 27 июнь – Яшьләр көненә багышланган чара белән төгәлли. Аның кысаларында Яшьләр паркында концерт була. Бәйрәмнең хедлайнеры — Гөлназ Асаева. Буалыларга үзләренең җырларын Айтуган Гайзуллин һәм Вадим Фәтхинуров та бүләк итәчәк.

Балалар өчен күңелле чаралар сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев