Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Ак каен”да булачак инженерлар тәрбиялиләр

Әлеге балалар бакчасы берничә елдан бирле Мәскәү шәһәренең федераль Мәгариф институтының инновацион мәйданчыгы булып тора.

  Аның кысаларында мәгариф учреждениесе педагоглары мәктәпкәчә һәм кече әзерлек төркемнәрендә Стем- белем бирү өстендә эшлиләр. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе мөдире Лилия Халитова әйтүенчә, балалар кечкенәдән үк математика белеме ала. Тикшерергә, экспериментлар үткәрергә, алар турында сөйләргә өйрәнәләр. Колба, үлчәү, микроскоп кулланып төрле тәҗрибәләр үткәрәләр. Бу аларга киләчәк һөнәрне сайларга ярдәм итәчәк. Буалылар тәҗрибәсен республика белгечләре дә өйрәнәләр. Республика районнарыннан һәм Казаннан килгән кунаклар белән тәҗрибә уртаклашу әлеге атнада булды.

  КФУның психология һәм мәгариф Институтының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы доценты Светлана Башинова балалар бакчасы җитәкчелегенең шактый кыйммәтле материаллар, җиһазлар булдыру җаен табуын, күп нәрсәне алар үз куллары белән ясавын мактап узды. Белгеч шулай ук буалыларның әти-әниләр белән эшли белү осталыгын да югары бәяләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев