“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының «Җир- кешенен яшәү чыганагы» исеме астында күчмә утырышы
Ульян өлкәсе татар милли мәдәни автономиясе белән Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган чарада районыбыздан «Аккалфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешма җитәксесе Нурия Гайнуллова катнашты.
Иҗтимагый оешманың рәисе Кадрия Идрисова җитәкчелегендә илебезнең төрле төбәкләреннән 60ка якын "Ак калфак"лы Димитровград шәһәрендә 1896 елда төзелгән тарихи мәчеттә, Сембернең тарихи урыннарында, "Искринка" балалар бакчасында, Татар мәдәният үзәгендә булдылар. Ульянда узган күчмә утырыш, анда булган бар чаралар бергә аралашуларыбыз - барысы да күнелгә якын булды, - дип белдерә Нурия Гайнуллова.
Халык театры тамашасы, "Урама" фольклор ансамбленең үзенчәлекле чыгышлары, " Сөмбелә" бәйрәме, һәрберсенә зур көч, хезмәт куеп әзерләнгән. Семберлеләр нәни балаларны, үсеп килүче яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә, милли традицияләр, йолаларны саклауга зур ихтибар бирәләр. Гомумән, Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребезнең эшләре үрнәк булырлык.
Сүз унаеннан, район "Аккалфак"лыларының да якын көннәрдә чираттагы утырышы узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев