Аксу авылында граната таптылар
11 июль көнне 17 сәгать 45 минутта полициянең кизү тору бүлегенә Аксу авылында шәхси йорт ишегалдында өеп куелган комлы-ташлы күчтән гранатага охшаш әйбер табулары хакында хәбәр килә. Сүз уңаеннан, хуҗа төзелеш материалын 2007 елда ук сатып алган булган. Хәбәр алынуга Аксуга киткән оператив төркем, чыннан да, төзелеш материалы эченнән граната...
11 июль көнне 17 сәгать 45 минутта полициянең кизү тору бүлегенә Аксу авылында шәхси йорт ишегалдында өеп куелган комлы-ташлы күчтән гранатага охшаш әйбер табулары хакында хәбәр килә. Сүз уңаеннан, хуҗа төзелеш материалын 2007 елда ук сатып алган булган. Хәбәр алынуга Аксуга киткән оператив төркем, чыннан да, төзелеш материалы эченнән граната табып ала. Коралның F1 маркалы икәнен ачыклыйлар. Хәзерге көндә граната Казанга экспертизага җибәрелде, анда аның сугышчанмы, әллә уку өченме икәнен тәгаенлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев