Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

“Алан” җәмгыяте районда үз көнен үзе күрүче сирәк хуҗалыкларның берсе

Шушы көннәрдә биредә  урып-җыю эшләренең барышы белән танышып кайттык.

 

– Бүген комбайннар ерак кырларда эшлиләр,  – дип, анда илтүче юлны телефоннан аңлатты безгә җитәкче Рафаэль Хәмидуллин.  Күл Черкененнән кул сузымындагы, ягъни Зөя аръягындагы арпа басуларына Килдураз авылы янындагы күпер аша чыгып  барасы икән. 

– Элек язгы ташулардан соң үз көчебез белән күпер салып куя идек. Хәзер әйләнечтән йөрибез, – ди Рафаэль   Бариевич. Пычрак булмаганда кыр юлы да асфальт кебек анысы.  Тиз килеп җиттек.  Кырда ялгыз гына “Акрос-595” комбайны эшли иде. Аны Ришат Сәгъдиев иярли.

–  Бу кыр 68 гектарлы. Монда арпа саламын ваклатып сиптереп, ашлама буларак кулланабыз. Арырак урнашкан 123 гектарлысында ике “ДОН-1500” комбайны белән Ринат Хөсәенов, Илшат Сәгъдиев исә саламны төргәкләп баралар.  Шуңа аерым эшлиләр, –  диде ул. Сүз уңаеннан, Илшат Ришатның улы. Ул әтисендә ярдәмче булып башлаган егет. Менә шушы өч “кыр корабы”  уракны төгәлләп тә киләләр инде. 300 гектарда көзге бодайны суктырып алганнар. Арпаны бетереп киләләр. Тагын 220 гектарда язгы бодайны гына суктырасылары калган. Җитәкче тырышлар, дип, мактап туя алмый. Хуҗалыкта җирләр күп булмагач, комбайнчылар гына конкурс җиңүчеләре арасына  эләгә алмыйлар.

– Башкаларга ярдәмгә барырга да әзерләр. Әлегә чакыручылар юк, – ди. Без шулар турында  сөйләшкән арада   “Акрос” яныбызга туктады. Бункеры тулган.  Ул да булмады “ГАЗ-53” белән Тәлгать Әсәдуллин да килеп җитте. Әрҗәсе арпа белән тулуга ашыгып китеп тә барды – әйләнеч юлдан ташып өлгертергә кирәк. Ә “ДОН”нарга тагылмалы “КамАЗ” белән Нәүкать Бәдретдинов беркетелгән. Без Ришатка азрак ял биреп, эш шартлары, нәтиҗәләре турында сораштык. Быел аңа өр-яңа комбайнны ышанып тапшырганнар.  

– Мин, ярдәмче булып эшләгәнне дә санаганда, 1982 елдан бирле уракта катнашам. Ул чакта “Сибиряк”, “Нива”, “Колос” комбайннары иде. Хуҗалыкка кайткан “ДОН”га да беренче булып мин утырдым. Хәзер менә эшләү бик җайлы булган, компьютерлаштырылган, тузан кермәгән комбайнны иярлим, – ди елмаеп. Көн саен 1200-1300 центнер ашлык суктыра алдынгы комбайнчы. Рафаэль Бариевич әйтүенчә, аны авыл хуҗалыгы техникасын яңарту программасы буенча алганнар. Моның өчен ул район җитәкчелегенә, авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләренә рәхмәтле. Яңа комбайн белән эшнең тизрәк баруын әйтә. Шуңа өстәп уңышлары да начар түгел. Көзге бодайдан уртача 33 центнер уңыш алганнар. Арпаның чыгышы 29 центнер тәшкил итә. Язгы бодай да шуннан ким булмас, дип көтәләр. Комбайнчылар өчен дә муллык зур шатлык – эшләренә хилафлык китермиләр, югалтуларсыз эшләргә тырышалар. 

Кечкенә “Алан” җәмгыятендә барлык кыр эшләре менә шулай җайлы бара бүген. Киләсе ел уңышы  астына туфрак та әзерләгәннәр. Чәчүне башлар өчен мул яңгыр яуганны гына көтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев