“Алгы сызыкта” торучы Буа табиблары
Реаниматологлар алар, иң авыр хәлдәге пациентларның гомерен саклап калу юлы нәкъ менә реанимация бүлегеннән башлана.
Хирургик операцияләр исә һөнәрләренең икенче юнәлеше булган анестезиядән башка үтми. 16 октябрьдә анестезиолог-реаниматологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Буа дәваханәсендә шактый вакыт хезмәт куючы Евгений Одинцов һәм Марат Чагаев ул көнне, һәрвакыттагыча, эш урыннарында каршы алдылар. Һәр пациентка бер төрле мөнәсәбәт Анестезиолог-реаниматологлар белән сөйләшү бәйрәм көне алдыннан иде. Әңгәмәдәшләремне реанимация ишеге төбендә көтеп утырганда шуннан узып баручы таныш шәфкать туташы: “Биредә булучыны яхшы сәбәп китергән, дип әйтеп буламы?” – дип сорады. Чыннан да андагы урындыкларны нигездә табиблардан өметле сүз ишетергә теләүчеләр били бит. Ә ишекнең икенче ягында кеше гомере өчен көрәш бара... Авыруның якыннарына: “Хәле тотрыклыланды. Бернинди куркыныч янамый”, – дип әйтүләре ике як өчен дә шатлыклы булса, ни кызганыч, иң авырын җиткерергә дә туры килә. Пациентларның туганнары белән аралашу эшләренең аерым бер пластын алып тора да. Ә ул җиңелләрдән бирелми, чөнки барысы да якын кешесе белән нәрсә булганын аңлап бетерә алмый. – Бер яктан аларны ничек тә тынычландырырга кирәк. Ә икенче яктан пациентның “китүен” аңлыйсың. Алга таба шул кадәр авыр булмасын өчен гомере кыл өстендә булуын да әйтми мөмкин түгел, – диләр яңа танышларым. Тик әйттем дә, бетте түгел шул. Үлем белән бик еш – көн саен, кайчакларда хәтта сменага берничә тапкыр очрашырга туры килсә, тыштан тыныч калып, моны белгертмәсәләр дә, һәрберсен йөрәкләре аша үткәрәләр. – Аны без “эшкәртеп” үзебездә калдырырга тиеш. Шулай эчтә янып бетүе иң авыры да, – ди Евгений Викторович. – Яшьләрнең гомерләре вакытсыз өзелү икеләтә авыр, – дип сүзгә кушыла Марат Гаяз улы. Билгеле, һәр очрак та алай күңелсез тәмамланмый. Өметсез дигәндә дә, кинодагы кебек, могҗизалар була. – Берсендә киң миокард инфаркты булган пациентны Казанга озата барырга чыккач, аның йөрәге тибүдән туктады. Реанимацион чараларны үткәрергә тотындым. Ярдәмгә шулай ук һөнәре буенча анестезиолог-реаниматолог булган баш табиб Рөстәм Сәмәрханов килде. Ә йөрәк бер туктады, бер тибә башлады... Кичке унда башланган тормышка кайтару “теләге” төнге сәгать 2-3 ләргә кадәр дәвам итте. Бер атнадан инде авыру аңына килде, – ди Евгений Викторович. Мондый күңелле моментлар реанимация бүлегендә хезмәт куючы һәр реаниматологның күңел дәфтәрендә бик күп теркәлгән. Чөнки алар моның өчен белемнәрен, белгәннәрен, дәваханәдә булган бөтен мөмкинлекләрне кулланып, хәлдән килгәннең барысын да эшли. – Бар пациентка да мөнәсәбәтебез бер төрле, без берсенә дә битараф түгел. Кайгырабыз да, әмма дистанцион рәвештә, эчтән. Бездә авыруның исәнлеген чын күңелдән кайгыртмаган кеше озак эшли алмый. Монда чыннан да үз эшенә бирелгәннәр генә кала. Шулай ук шәфкать туташлары да. Чөнки реанимация – табибны бер карашыннан аңлап, тиешле медицина коралларын бирүче, манипуляцияләрне башкаручы шәфкать туташы белән бердәм эш ул, – диләр реаниматологлар бертавыштан. Әңгәмәбезгә Наилә Гыйсмәтуллина, бүлек мөдире Светлана Полянская да кушылдылар. Алар ир-егет коллегаларының үз эшләрен белүче, җиренә җиткереп башкаручы квалификацияле, тәҗрибәле табиблар, ышанычлы коллегалар булуын әйттеләр. Сүз уңаеннан, тумышы белән Мари Элдан булган, табиб әти-әнисе юлыннан киткән Евгений Одинцов биредә 20, Ульяновск өлкәсе егете, әлеге һөнәрне гамәлилеге өчен сайлаган Марат Чагаев 10 ел эшлиләр. Евгений Викторовичның хатыны Гөлнара балалар консультациясендә участок шәфкать туташы. Ә менә табиб хезмәтенең бар авырлыгын күреп үскән 11 сыйныфта укучы кызлары ул юлдан китәргә җыенмый. Иң күп кизү торучылар Шөкер, бу көнне барысы да эш сәгатьләрен тыныч атмосферада тәмамлый алдылар. Ә Марат Чагаевны төнге кизү тору көтә иде. Бу – иртәнге 8дән 16 сәгатькә кадәр дәвам иткән эш көненнән соң?! Кизүләр нигездә шушы ике егет “җилкәсенә” төшә. Аена 13-15 төн туры килә, диләр. Атнасына ике тапкыр баш табиб үзе кизү тора. Шундый график белән эшләүне күз алдына китерүе дә кыен. Шулай да ялга, күңелгә якын эш белән шөгыльләнергә вакытлары калу-калмау турында да кызыксындым. Марат балык тотуны үз итә. Ял итү өчен эшчәнлек өлкәсен алыштыру кирәк, дип санаган Евгений “микрозелень” үстерә, пычаклар кайрый. Шул вакыт Наилә Рафыйк кызы аның төп хезмәтендә кебек бу шөгыльләренең дә бөтен нечкәлекләрне өйрәнүе, бер генә әйбергә дә формаль карамавы турында сүз катты. Кизү торуга килгәндә, бу вакытта тагын та җаваплырак булырга – яныңда ярдәмгә килергә ашкынып торучы хезмәттәшләрең булмаганда тәвәкәллекне туплап, минутларның гына түгел, секундларның да хәлиткеч булуын аңлап, тиз арада эш итәргә туры килә. Аннан аларга барлык белгечлек буенча табиб булырга да кирәк, хәтта педиатрия, гинекология, акушерлык буенча да. Ә алар беркайчан югалып калмыйлар, түземлекләрен, тынычлыкларын, салкын акылны бер йодрыкка туплап, пациентка үләргә ирек бирмәс өчен тырышалар. – Үзебездән торганны башкарабыз. Иң мөһиме дәваханәдә моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Мин эшкә килгән 2003 ел белән аерма җир белән күк арасы кебек. Бүген теләсә кайсы вакытта анализлар ясап, берничә төрле томография, рентген, УЗИ үткәреп була. Бу өлкәдә кайбер башкала клиникаларын уздырабыз да әле. Барлык препаратлар җитәрлек. Рөстәм Әбрар улы бер генә гозеребезне дә кире какмый. Кирәк бар нәрсә белән тәэмин итү мөмкинлеген таба. Технологик яктан да иң нык җиһазланганы безнең бүлек. Замана белән бер адымда атлыйбыз, – ди Евгений Одинцов. Анестезиолог буларак та эшләре зур җаваплылык, төгәллек таләп итә. Чөнки әлеге процедура пациентны операция вакытына йоклату гына түгел, ә аның куркынычсызлыгын тәэмин итү, организмның тормыш функцияләрен контрольдә тоту, авыртуын бастыру. Ә һәр организм индивидуаль. Тик менә шундый җаваплы хезмәт башкаручы анестезиологрениматологларның хезмәте еш кына кадр артында кала. Чөнки реанимациядән чыгарылган һәр пациент профиль бүлекләрдә озата баручы табибка тапшырыла. Моңа да күнеккән инде алар. – Безнең өчен иң шатлыклысы, сайлаган һөнәребезнең дөрес булуына ышаныч, шул юлдан алга таба атларга стимул бирүче – кайчандыр авыр хәлдә булган пациентларның исән-сау булуы, яшәүгә өмет аз булган яңа туган сабыйларның үсеп җитеп, бүген кулны синнән ныграк кысулары, – диләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев