Әлши авылыннан Светлана Серебрякова сарык йоныннан башмаклар ясый Ул үзе өйрәнгән эшен туристларга да күрсәтергә риза.
Итекләр, башмаклар басу серләренә әле биш еллап элек кенә төшенгән ул. Шулай булуга карамастан, итекчеләр төбәге Кукмарада җитештерелгәннәре бер кырыйда торсын, дип икеләнмичә әйтергә була — күз явын алырлык матур, искиткеч уңайлы һәм сыйфатлы алар.
Итекченең итеге бар
Итекченең итеге юк диюләре Серебряковларга һич туры килми. Үзләре җитештергәнне рәхәтләнеп кия алар. Светлананың аягында җәен дә үзе баскан башмак.
— Суыкта өшетми, эсседә тирләтми бит алар. Менә моны ике ел киям инде, күреп торасыз, өр-яңа кебек. Керләнсә, машинада юдырып алам. Дымлы килеш аягыма киеп формасына китерәм дә, киптерәм, — ди ул.
Ире Владимирның башмаклары да хуҗасын чират көтүеннән кайтканны «көтеп торалар» иде. Ә Светлананың беренче баскан итеген ул дүртенче кыш кигән инде.
— Алар бүгенгеләр кебек сыйфатлы килеп чыкмады. Шулай да тузмыйлар, — ди.
Авылда балалар бакчасына йөрүче балалар да Светлана баскан йон башмакларда йөриләр. Әниләре, оныгыннан күреп, заказ биргәннәр. Заказ, дигәннән, кайларга гына җибәрми итек-башмакларын Светлана. Хәтта алар океан артына, Америкага да «очканнар».
— Беренче вакытларда сыйфат өчен бик борчыла идем. Беркүпме вакыттан соң аларны алучыларга кунакка барам, үзем башмакларымның торышын күзлим. Хәзер инде 100 процент гарантия бирәм. Шушы вакыт эчендә минем куллар аша күпме итек-башмак узды — бер мең генә түгелдер,— ди ул.
Ул, беренчедән, эшли-эшли остарса, икенчедән, бүген дә өйрәнүдән туктамый. Интернетта бу уңайдан материал күп хәзер. Аннары үзе дә экспериментлар ясарга ярата. Бигрәк тә бизәкләү, формаларын үзгәртү өлкәсендә. Ә менә дүрт нәрсә һәрвакыт үзгәрешсез кала — бары көзге йоннан гына баса, селте, буягычлар кулланмый һәм һәрвакыт җиренә җиткереп эшли.
Аның әйтүенчә, бер пар башмакны ясау өчен 3-4 сәгать вакыт һәм уртача 250-350 грамм йон таләп ителә. Моның өчен көзге йонны эзләп кайларга гына бармыйлар. Төрле төсләрен алырга тырышалар. Гадәттә, ак, кара, соры, көрән төстә була алар. Кирәк икән берничәсен кушып та эшли. Ә аллы-гөлле төсләр бары бизәк-чәчәкләрдә генә. Итек басуда төп ярдәмчеләре кайнар су һәм кер сабыны. Тагын колодкалар, шаблоннар, агачтан төрле тигезләгечләр, кер юу тактасы, башка шундый эш кораллары куллана. Агач әйберләрне ире ясап биргән.
«Кул эшен яратам»
Моның шулай икәнлеге, үзе әйтмәсә дә, йортына килеп керүгә үк күзгә ташлана. Диварларын төрле төсле җепләрдән бәйләнгән келәмнәр, иконаларны тоташтан чигелгән рушниклар, урындык өсләрен корамадан япмалар бизи, өстәл-сервантларда бисердан агачлар, муенсалар, башка эшләнмәләр урын алган. Болары әле күренеп торганнары гына.
— Барысына да үзлегемнән өйрәндем. Бүген күбрәк итек-башмак бассам да, бәйләүне ташламыйм. Беренчесенә физик көч күп кирәк бит. Арып китсәм, кулыма энә-җепләр алам, нигездә оекбашлар бәйлим. Шулай ял итәм, — ди Светлана.
Ә бит итек басканчы күп бәйләүдән куллары авырта башлаган булган. Хәзер барысы да тәртиптә, йонда бит файдалы ланолин бар, ди. Апас районында туып, аннан Самара өлкәсендә гомер иткән кыз бирегә килен булып төшкәч, урамнарында яшәүче әбиләр белән бик тиз уртак тел таба.
— Озак еллар социаль хезмәткәр булып та эшләдем. Өлкәннәр белән аралашу шул кадәр ошый миңа. Аларның кул эшләре белән кич утырулары турында сөйләгәннәрен йотлыгып тыңлый һәм нигә мин дә шул вакытларда яшәмәдем икән, дип уйлый идем. Берсеннән дә калмас идем бит, — ди ул.
Бүген күрше-күлән, дус-иш җыелып кич утыруларны өмет итмәсә дә, итек басуда ярдәмчеләре булуын тели. Һичьюгы, йонны чистартканда. Ире, өч балалары йорт эшләрендә булышсалар да, итек басуга алынмыйлар.
Тагын үзенең аерым остаханәсен булдырасы килә Светлана Валерьевнаның. Анда ул йон эшләнмәләрен, башка күпсанлы кул эшләрен генә түгел, ә борыңгы эш коралларын да урнаштырыр иде.
— Миндә андый музей экспонатлары күп. Аларны да күптән җыям, — дип, кер юу тактасын, кабаны, 1860 елгы тегү җайланмасын күрсәтте.
Районга килгән туристлар күпме мәгълүмат алып, тарих белән танышып, мастер-класс алып китәрләр иде. Тагын Светлана үзе җитештергән эремчек- каймак һәм сыр белән сыйланып. Уңган хуҗалар өч сыер асрыйлар. Шулай ук ат, сарыклары да бар. Җәен күп итеп кош-корт үстерәләр. Гөмбә сезоны җитсә, урманга чыгып китәләр. Ничек кенә өлгерәләрдер?! Бу сорауны Светлананың үзенә дә бирдем.
— Мин тик торырга яратмыйм. Менә хәзер дә кулларым эш сорый, — ди ул елмаеп.
Безне озаткач 43нче үлчәмле ирләр башмагын басып бетерәчәк ул. Эшне ахырына җиткергәнче аңа ике сәгатьләп вакыт кирәк әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев