Андреевлар Рәистә кунакта
Александр һәм Алина Кремльдә республика гаилә бәйрәмендә катнашты.
Рөстәм һәм Гөлсинә Миңнехановлар Республика көне алдыннан үткәрүче чарага район быел нәкъ менә аларны сайлап алды.
Бу ел гаилә өчен икеләтә үзенчәлекле булып калачак – Андреевлар әле быел ноябрьдә кургаш туйларын да билгеләп үтәчәкләр икән. Ә мәхәббәтнең башлану тарихы болайрак. Александр белән Алина икесе дә Алших авылында туып үссә дә, яшь аермасы шактый булганга бер-берсен якыннан белми торган булалар. Яңа ел бәйрәмендә Александр, Ульяновсктан әти-әнисе янына кунакка кайткан Алинаны ошатып, кызга сүз куша. Яшьләр бер ел очрашып йөргәннән соң өйләнешергә булалар.
Александр һөнәре буенча укытучы. Армиягә киткәнче педагогия училищесын, аннан кайткач Казан дәүләт педагогика институтын читтән торып тәмамлый. Беркүпме укытучы булып эшләгәннән соң яшь белгечне район мәгариф бүлегенең тормыш иминлеге нигезләре методик берләшмәсе вазифасына билгелиләр. Бу вакытта Алина Ульяновск шәһәрендә салым органнары системасында эшли торган була, үзе читтән торып икътиcадчы һөнәре буенча югары белем ала. Инде тәмам шәһәргә ияләшеп беткән кызны авылга кайту бөтенләй куркытмый. Алина кияүгә чыкканда, яраткан егете Буада эшләсә дә, аның Алшихта яшәячәген белә.
Бүген алар төп нигездә әнисе белән бергә гомер итәләр. Алина башта авыл советында эшли. Аннан бер-бер артлы ике ир бала алып кайта. Зур уллары Алших мәктәбендә укый, 4нче сыйныфка күчте, ә кечкенәләре балалар бакчасына йөри. Александр Петровичның авылда да халык белән уртак тел табып эшләвен һәм оештыру сәләтен күреп, 2017 елда авыл башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгелиләр. Ә Алина Сергеевна район үзәкләштерелгән бухгалтериягә күчә.
– Авылда яшәү үзе бер рәхәт һәм иртән иртүк эшкә ашыкканда балаларны озатучы һәм каршылаучы әтиәниләребез булу да зур бәхет, – диләр алар. Андреевларның туган авыллары өчен борчылып, аның киләчәген кайгыртып яшәүләрен тел төбеннән үк аңлап була. Александр Петрович яшьләрнең авылда төпләнеп калуларын телим, ди. Авылда тораклы булуга ярдәм итүне күздә тоткан һәм шул ук вакытта үз эшен булдырырга хыялланучыларга төрле программаларда катнашу мөмкинлеге турында даими аңлатуын әйтә. Соңгы биш елда җирлектә мини-фермалар саны артуына да сөенә җитәкче.
Республиканың 45 үрнәк гаиләсе арасында Татарстан Рәисе белән очрашуга нәкъ менә үзләрен сайлап алулары киләчәктә тагын да күбрәк җаваплылык өстәвен һәм Буа районында мондый олы хөрмәткә лаек гаиләләр тагын да булуын әйтә алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев