Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Апастан  композитор Илдар Ногманов гаиләсенә кайгы килде. Буалылар, битараф булмыйк!

Җырлар язучы, көйләрне аранжировкалаучы  апаслы Илдар Ногмановның хатыны Ләлә каты авырып китте. Табиблар әйтүенчә, аңа хәзер Германиядә чыгарылган иммуноглобулин препараты кирәк. Бер дәвалану курсы 500 мең сум тора. Өч тапкыр дәвалану курсы үтү таләп ителә. Барлыгы 1,5 миллион сумлык.

 

Ләләгә нибары 41 яшь, Илдар белән алар искиткеч пар, яшисе  дә яшисе генә.  Әмма бүген барысы да даруларга һәм акчага бәйле булып кала.   Мәрхәмәтле буалылар, әйдәгез әле, хәлдән килгәнчә булышыйк. Моны тизрәк эшләгән саен, яхшырак. Изге айларда изге гамәлләребез үзебезгз савап булып кайтыр.

МТС номеры: 8-917-922-12-47 (привязан к карте)

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев