“Ашыгыч ярдәм” экипажы спортчыларга һәм юлчыларга барды
Район үзәк дәваханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлекчәсе биргән мәгълүматларга караганда, Сабантуй көннәрендә гадәттән тыш хәлләр булмады, күбрәк спорт уеннарында катнашып кулын, аягын авырттырган кешеләргә урында гына медицина ярдәме күрсәтелде. Иң тынычсыз төн 8 июньгә - дүшәмбегә каршы төн булды. Апас районы территориясендә булган автомбиль һәлакәтендә каза күргән апаслы 1979 һәм 1982...
Район үзәк дәваханәсенең "Ашыгыч ярдәм" бүлекчәсе биргән мәгълүматларга караганда, Сабантуй көннәрендә гадәттән тыш хәлләр булмады, күбрәк спорт уеннарында катнашып кулын, аягын авырттырган кешеләргә урында гына медицина ярдәме күрсәтелде. Иң тынычсыз төн 8 июньгә - дүшәмбегә каршы төн булды. Апас районы территориясендә булган автомбиль һәлакәтендә каза күргән апаслы 1979 һәм 1982 елгы ирле-хатынлы юлчыларны район үзәк дәваханәсенең районара реанимация бүлегенә китерделәр. Алар әлегә бик авыр хәлдә, ә ике яшьлек балалары Апас дәваханәсендә калдырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев