“Авангард” агрофирмасы коммуналчыларга Буаның Көнбатыш бистәсен кардан арындырырга булышты
“Авангард” агрофирмасы коммуналчыларга Буаның Көнбатыш бистәсен кардан арындырырга булышты
Район башлыгы Ранис Камәртдиновның оешма-предприятиеләрне коммуналь хезмәткәрләргә булышырга чакыруы буенча агрофирма вәкилләре бистәнең Мәктәп урамында эшләде. Оешманың өч тракторы, төягече, бер “КамАЗ” автомобиле ярдәмендә биш хезмәткәре бистәнең әлеге өч километрга якын озынлыктагы урамны башыннан алып ахырына кадәр кардан чистарттылар. Җыелган карны йөк автомобиленә төяп шәһәр кырыена чыгарып та бардылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев