Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Авангард” өстендә  Саранск  самолетлары оча (+фото)

Агрофирманың генераль директорының беренче урынбасары Расыйх Яфизов әйтүенчә, ике самолетны Саранск шәһәреннән  уҗымнарны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру өчен чакыртканнар.  Бу агрочараны үз вакытында башкару мөһим.

– Үсемлекләр “уянды”, ягъни вегетация  чоры башланды һәм аларга көч алу өчен ярдәм кирәк. Ә барлык кырларга да кереп булмый – юеш. Мөмкин булган урыннарда “Туман” сиптергечләре эшли, – ди баш агроном Хәмит Гыйматдинов.  Ике көн эчендә ике самолет 1200 гектарда үсемлекләрне ашларга өлгергән. Бер самолет 1,2 тонна минераль ашлама белән көненә уртача 40 очыш ясый ала. Бер күтәрелгәндә 10 гектар мәйданга сый кертә. Ә бүген әле бик оча алмыйлар –  кар болытлары комачаулый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев