“Авангард”та еллык эшкә нәтиҗә ясадылар (фоторепортаж)
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көненә багышланган тантана быел, Кайбыч авыл мәдәният йорты залына гына сыймыйча, район мәдәният йортында үтте. Монда да зал шыгрым тулы иде. Башлап агрофирманың генераль директоры Николай Курчаткин агымдагы елда ирешелгәннәр, киләчәккә планнар белән таныштырды, хезмәтчәннәргә рәхмәтен җиткерде. Котлауларны "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры...
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү промышленносте хезмәткәрләре көненә багышланган тантана быел, Кайбыч авыл мәдәният йорты залына гына сыймыйча, район мәдәният йортында үтте. Монда да зал шыгрым тулы иде. Башлап агрофирманың генераль директоры Николай Курчаткин агымдагы елда ирешелгәннәр, киләчәккә планнар белән таныштырды, хезмәтчәннәргә рәхмәтен җиткерде. Котлауларны "Ак Барс" холдинг компаниясе генераль директоры Иван Егоров, муниципаль район башлыгы Марат Җаббаров, Казаннан, күрше Чуашстан Республикасыннан килгән кунаклар да җиткерде. Аннан барлык өлкәләрдә уңышларга ирешкән авангардыларны сәхнәгә чакырып, бүләкләр тапшырдылар. Музыкаль бүләк Мордовиядән махсус чакырылган артистлардан иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев