“Авангард”та машина кемгә эләкте? (+фото)
Быел да ел нәтиҗәләре буенча иң уңганнарның хезмәтләрен хөрмәтләп, автомобильләр тапшырдылар. Агрофирманың һәм районның алдынгы комбайнчысы Дмитрий Сидоров бүген сәхнәдән "БМВ-525" автомобиле ачкычы алып төште. - Мин агрофирмада 2011 елдан бирле хезмәт куям. Урып-җыю чорында кырдан кайтып кермәсәм дә, эшемне яратам. Үсемлекләргә агу ситерүдә дә эшлим. Җитәкчелеккә хезмәтемне бәяләүләре өчен...
Быел да ел нәтиҗәләре буенча иң уңганнарның хезмәтләрен хөрмәтләп, автомобильләр тапшырдылар. Агрофирманың һәм районның алдынгы комбайнчысы Дмитрий Сидоров бүген сәхнәдән "БМВ-525" автомобиле ачкычы алып төште.
- Мин агрофирмада 2011 елдан бирле хезмәт куям. Урып-җыю чорында кырдан кайтып кермәсәм дә, эшемне яратам. Үсемлекләргә агу ситерүдә дә эшлим. Җитәкчелеккә хезмәтемне бәяләүләре өчен рәхмәт. Мондый зур бүләккә бик шатландым, - ди ул. Бу көнне "Нива" автомобиленә агрофирманың "Цивильский Бекон" филиалыннан Николай Казаков лаек булды. Хезмәт автомобиле ачкычын "Югары Лашчы" симертү комплексы технологы Камил Хәбибуллин алды. Шулай ук "Цивильский Бекон"нан Юрий Федотов яңа тракторлы булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев