Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
Кичә, бүген, иртәгә

Авыл хуҗалыгы министрлыгы Яңа ел алдыннан кибетләрдә бәяләрнең сизелерлек артуын көтми

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан азык-төлек бәяләренең сизелерлек артуы көтелми. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында белдергәннәр.

Ведомствода әйтүләренчә, бу чорда азык-төлек базарында ел саен ихтыяҗ арту сәбәпле азык-төлекнең кыйммәтләнүе күзәтелә.

«Шул ук вакытта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы бәяләрнең уртача күпьеллык күрсәткечләрдән сизелерлек артуын көтми», —диелә хәбәрдә.

Министрлыкта аңлатуларынча, хәлне тотрыкландыруга җитештерү үсеше ярдәм итә. Әйтик, ит өчен эре мөгезле терлек үстерү яхшы темплар белән үсә — гыйнвар-октябрь айларында күрсәткеч 7,6 процентка артып, 890,9 мең тоннага җиткән. Нәтиҗәдә, сыер ите узган ел белән чагыштырганда 6,7 процентка кыйммәтләнгән — бу сан гомуми инфляция чикләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев