Бәйрәм атлы хуҗабикә
Килдураз авылында Эгамбердиевларны тату гаилә буларак беләләр
Бәйрәм һәм Идрис Эгамбердиевлар авылга Кыргызстаннан кайтып урнаштылар. Алар үз йолаларын да, җирле халыкның традицияләрен хөрмәт итәләр. Бәйрәмнәрдә ике төрле милләт ризыклары пешерәләр. Каттама, машкичири — моннан 3 мең километр еракта калган туган яклары Кыргызстанны искә төшерсә, чәкчәк, өчпочмак, кыстыбый — аларның инде биредә яшәгәндә үзләштерелгән ризыклары.
Хуҗабикә каттама пешерү серләрен бик теләп күрсәтте. Алдан камырны җәйде, май сибеп ике катлап төрде, аннан тар тасмаларга кисеп, һәрберсен рулет сыман бөдерде. Бераз онлап алгач, һәрбер рулетны кушты, шул камырны юка кебек тагын җәйде. Соңыннан майлы табада пешереп алды.
— Икенче төрле катлы юка була инде. Машкичири, гадиләштереп әйткәндә, вак яшел борчак кушылган пылау инде ул., — дип елмая хуҗабикә Бәйрәм.
Бәйрәм гаиләсендә бәйрәмнәрне һәм кунакларны яраталар. Шуннан сүзгә гаилә башлыгы да кушылды. Идрис әйтүенчә, кыргызларда балаларга кагылышлы бәйрәмнәр бик зурлап уздырыла икән. Сөннәт туе — иң зурысы, анда артистлар да, кунаклар да күп чакырыла. Табында милли уеннар уздырыла, икенче көнгә кадәр җырлап-биеп күңел ачалар. Тагын бер кадерле бәйрәм бар — бәби ашы. Бу көнне бала тапкан хатын-кызның әти-әнисе сарык һәм бизәкле агач бишек алып килә. Кода-кодагыйлар да аларны буш җибәрми, кием-салым бүләк итәләр икән. Кыргызстанда яшәгәндә Эгамбердиевларның уллары Илдуснең, кызлары Рәмзиянең бәби ашлары шулай зурлап уздырылган.
— Әлеге бәйрәмнәрне, йолаларны онытмыйча балаларга өйрәтеп калдырасы килә. Мин үзем дә ике халык баласы бит, әтием кыргыз милләтле булса, әнием Буа районыныкы. Ике тел бер-берсенә берникадәр охшаган, — дип сөйләде Идрис.
Шуңадыр да Бәйрәм бирегә кайткач, татарчаны берничә атна эчендә өйрәнә алган.
Ә туган як сагындырамы соң, дип сорыйбыз геройларыбыздан.
— Беләсезме, күршеләр әйбәт, дуслар күп, шуңа бик сиздерми. Хәзер ватсап бар бит. Туганнар видеоэлемтәгә чыгалар, туган ягыбызны — Кыргызстан табигатен күрсәтәләр. Сүз уңаеннан, анда безгә караганда җылырак, бәрәңге тишелеп чыккан инде. Бирегә кайтканыбызга бер дә үкенмибез. Өч балабыз да исән-сау, йортыбыз, эшебез бар. Моннан 22 ел элек әти мине Татарстанга озатканда: «Кызым, ирең кая, син шунда бар, начар булмас», дигән иде. Аның сүзләре дөреслеккә туры килде, — ди Бәйрәм.
Әлфинур ЙОСЫПОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев